Николай Стахеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Стахеев latin yazuında])
Николай Стахеев
Туган телдә исем Николай Дмитриевич Стахеев
Туган 1852(1852)
Алабуга, Вятка губернасы, Россия империясе
Үлгән 1933(1933)
Франция
Милләт рус
Ватандашлыгы РоссияФранция
Һөнәре сәүдәгәр
Ата-ана
  • Дмитрий Стахеев (1819-1888) (әти)
  • Александра Стахеева-Шишкина (1823-1853) (әни)

Николай Стахеев (Николай Дмитрий улы Стахеев, рус. Николай Дмитриевич Стахеев) - I гилдия сәүдәгәр, алтын сәнәгатькәре, хәйрияче, рәссам И.И. Шишкиинның туганнан туган энесе, тупламачы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1852 елда Вятка губернасы (хәзерге Татарстан) Алабуга шәһәрендә туа. Әтисе – Дмитрий Иван улы Стахеев (1819-1888) – данлыклы сәүдәгәрләр нәселеннән, Алабуганың I гилдия сәүдәгәре, 1862-1864, 1880-1883 елларда Алабуга шәһәре главасы. Улына 5 млн мирас калдыра. Әнисе – Александра Иван кызы Стахеева (кыз фамилиясе Шишкина) (1823-1853), I гилдия сәүдәгәр Иван Иван улы Шишкин (1792-1872) кызы, атаклы рәссам-пейзажчы Иван Иван улы Шишкинның (1832-1898) бертуган апасы.

Балачактан Николай мәдәни мохитта тәрбияләнә, сынлы сәнгатьне аңларга һәм яратырга өйрәнә. Мәскәүгә күчкәч тә, рәссам И.И. Шишкин белән араны өзми, аның иҗатына хәерхаһлы була, ясаган рәсемнәрен сатып ала, сынлы сәнгать энҗеләреннән зур туплама җыя.

Нәсел тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәүдәгәр Стахеевлар

Сәүдәгәрләр һәм сәнәгатькәрләр булган Стахеевларның нәселе 150 ел дәвам итә. Нәсел башы булып Иван Кирилл улы Стахеев (1779-1830) исәпләнә. Чыгышлары белән Бөек Новгородтан булган Стахеевлар[1] Чулман буйларына күчеп, сәүдәгәрләр каласы дип даны чыккан Алабугада III гилдия сәүдәгәрдән башлап, үз тырышлыклары нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә, Россиядә иң эре монополиячегә әйләнәләр. Илнең икътисады һәм мәдәнияты үсешенә аеруча зур өлеш кертәләр. Россиянең иң бай сәнәгатькәрләре Морозовлар, Крестовниковлар, Бахрушиннар белән тиңләшәләр. Алар икмәк сатып алу, саклау, күчерү белән шөгыльләнә, күп санлы тегермәннәре, үзләренең пароходчылыгы, шәрәб ясаучы заводлары, урман әзерләүче, көймә коручы, мануфактура оешмалары, Идел-Чулман буенда зур җир кишәрлеге, Урта Азиядә мамык басулары була. ХIХ гасыр уртасыннан сәүдәгәр Иван, Григорий һәм Дмитрий Стахеевларны Вятка губернасында гына түгел, илдә һәм чит илләрдә белә башлыйлар.[1] Алабуга шәһәренең дүрт мул сулы елгаЧулман Иделе, Идел, Агыйдел, Нократ елгаларына якын урнашкан булуыннан файдаланып, бертуганнар Россиянең үзәк һәм ерак губерналары арасындагы арадашчы сәүдәне үз кулларына ала. Уфа, Вятка , Казан губерналарыннан икмәк сатып алып, аны Санкт-Петербургга, Мәскәүгә, Уралга, Себергә, чит илләргә озаталар. Көнчыгыш Россиянең сәүдә челтәрен шикәр, сәнәгать тауарлары, Кытайдан кайтарып, чәй белән тәэмин итәләр, моңа бакалея, алтын-көмеш сәүдәсе, «Форд» автомобильләре сату да өстәлә. Тора-бара Стахеевларның илнең төрле шәһәрләрендә сәүдә йортлары һәм үзләренең шәхси флоты (20 пароход һәм 193 баржа)[2] барлыкка килә. Буксирлы пароходлар төзетү һәм сатып алу, булы (паровой) флотны үстерүгә акча тоту юлы белән Стахеевлар Россия сәүдәсендә яңа тармакны – нефть белән сәүдә итүне кулга төшерәләр. Аларның шулай ук финанс-кредитлау өлкәсендә өлешләре зур була. Идел-Чулман буе шәһәрләренәэлектр яктыртуы кертүне (мәсәлән, Федор Василий улы Стахеев) башлап җибәрәләр: Алабугада электр станциясе төзелә, Изге Чишмә дачасы (хәзерге Түбән Камадагы Кызыл Чишмә бистәсе) локомобиль белән яктыртыла.

1916 елда, сәнәгатьнең һәр тармагыннан табышка эшләүче оешмаларны берләштергән, Россиядә иң эре – Путилов-Стахеев-Батолин концернын төзиләр. Стахеевларның сәүдә йорты акцияләрен Россия патшасы Николай II нең тотканы билгеле. Россиянең һәр шәһәрендә аларның кибетләре ачыла, Россия җирлегендә эшләүче иң эре Мәкәрҗә, Эрбет, Минзәлә ярминкәләрендә даими сәүдә рәтләре тора. Туган шәһәрләре Алабугада Спас ярминкәсе өчен таш корпуслар төзетәләр.

1900 елда «И.И. Стахеев һәм уллары» фирмасының әйләнештәге акчасы 80 млн сумга җитә.

Хәйриячелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәйрия эшенә ара-тирә акча биреп торучы башка сәүдәгәрләрдән аермалы буларак, Стахеевлар хәйрия эшенә зур акчалар тота, ХIХ гасырның 70 елларында ук, фондында берничә йөз мең сум акча торган «Д. һәм И. Стахеевларның хәйрия комитеты»н төзиләр.[3] Әлеге акча монастырьлар (мәсәлән, Алабуга шәһәрендәге Казан Изге Ана хатын-кызлар монастыре (рус. Казанско-Богородицкий женский монастырь) , чиркәүләр кору өчен, уку йортлары ачу, аптекалар челтәре, ятимнәр йортлары өчен биналар төзүгә тотыла. Үз хезмәткәрләренең балаларын теләгән һөнәри уку йортларында укыту өчен дә күп акча бүленә. Алабуга шәһәрен төзекләндерүгә, шәһәр башлыгы буларак та, акчаны кызганмыйлар: шәһәрдәге 3 һөнәри уку йортына бина салуда (берсе - педагогия институтының, бүген КФУ ның филиалы, төп бинасы), шәһәр урамнарында таш күперләр салу, хастаханәне төзек тоту, Чулман елгасындагы шәһәр пристанена төшүче баскычны һәм дамбаны кору кебек эшләрдә акчалата булышалар. Дмитрий Стахеев шәһәр башлыгы буларак үзенә түләнә торган жалунияне (хезмәт хакын) ятимнәр өчен бушлай приют һәм ашханә тоту өчен сарыф итә.

Коммерция эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Стахеев алтын приискаларына, нефть чыгару урыннарына ия була. Себердә урман, икмәк, чәй, тукымалар белән сәүдә итеп, мирасын 8 мәртәбә арттыруга ирешә.

1906 - 1907 елларда, Себердәге (Тум) мануфактура сәүдәсен «А.Ф. Второв һәм уллары» тауар ишлегенә (товаришество) сатып, Россиянең Аурупа өлешендә урнашкан сәүдәсенә игътибарын туплый төшә.

Мәскәүдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стахеев йорты.
Стахеевның табышлы йорты

Россия башкаласының үзәк урамнарында урнашкан борынгы особнякларны сатып алу һәм кире сату аңа зур керем китерә. Яңа кыйбатлы 11 йорт төзетә: мәсәлән, Мәскәүнең Мясницкая урамында китап кибете дә булган табышлы йорт (хәзер Библио-Глобус кибете).

Стахеевның сәнгатьне яхшы аңлавы үзенә йорт салганда күренә. 1898-1899 елларда архитектор М.Ф. Бугров һәм сынчы В.Г. Гладков Стахеев өчен 1 млн сумлык зур особняк төзи (хәзер Яңа Басман урамы, 14). Эклектика стилендә корылган әлеге бина бүген дә бизәү-гамәли сәнгатенең гүзәл өлгесе булып санала: бинаның фасадлары һәм ак мәрмәрдән салынган баскычы грек стилендә, ашханәсе готика стилендә, тәмәке тарту бүлмәсе мавритан стилендә, күп санлы заллары классика, барокко стилендә, паркет, витражлар, мәрмәр кулланып бизәлгән. Бина каршында Париждан эшләтеп кайтартылган «Төн алиһәсе» фонтаны корылган. Йорт әйләнәсендә экзотик бакча булдырылган (хәзер Н.Э Бауман исемендәге бакча) .

Алуштада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.Д. Стахеев Алуштада дача өчен җир сатып алгач, шәһәрнең үсешенә зур өлеш кертә: шәһәрдә беренче театр, чиркәү каршындагы мәктәп, һөнәри укуханә биналарын, коену урыннарын төзетә. Диңгез пристанен, Алустон кирмәнен төзекләндерүгә акча бирә. Караңгы авыл булган Алушта Стахеев акчаларына тиз арада курорт шәһәрчегенә әверелә. Стахеевның Алуштадагы йорты (хәзер балалар иҗаты йорты) архитектура һәйкәле санала. Аны архитектор Н.П. Краснов кечкенә кирмәнгә охшатып төзи. Әйләнә-тирәсен экзотик агачлар утыртылган гүзәл бакча бизи.

Аурупада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Стахеев күп иләрдә сәяхәт итә. Комарлы уеннар башкаласы Монте-Карлода зур акчалар оттыруы да мәгълүм, мәсәлән, 1908 елда казинода 15 млн алтын сум акчасын оттыра (чагыштыру өчен: Кырымдагы Ливадия сараен төзү казнага 4 млн га төшкән). Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Франциядә яши.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда Стахеевларның Россия җирлегендәге барлык мөлкәте тартып алына. Мәсәлән, Мәскәүдәге особнягын тимер юл министрлыгына алып бирәләр. Анда озак еллар дәвамында тимер юлчыларның балалары клубы эшли.

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тум шәһәрендә Стахеевлар йорты торган урам озак вакытлар Стахеев тыкрыгы (рус. Стахеевский переулок)(хәзер Кооператив урамы) исемен йөртә.
  • Алабугада КФУ филиалының төп бинасы каршында Д. Стахеевка һәйкәл куелган.
  • Академик Наил Вәлиев язучы Стахеевның иҗатын өйрәнеп, докторлык диссертациясе яклый, әсәрләрен бастыру өчен эш алып бара.[4]
  • КФУ Алабуга филиалында һәр елны «Стахеев укулары» уздырыла.
Д. Стахеев һәйкәле. Алабуга. Стахеев (Чикин) йорты.
Кызыл Чишмә. Түбән Кама.
Стахеевлар дачасы. Изге чишмә.
Түбән Кама. Кызыл Чишмә бистәсе.
(1962 елда янган.)
Стахеевлар банкы (хәзер Татфондбанк). Алабуга

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Стахеев – И. Ильф һәм Е. Петровның «Унике урындык» (рус. Двенадцать стульев ) әсәрендәге Киса Воробьяниновның прототибы.[5]

1918 елда, Мәскәүдәге йортында яшерелгән хәзинәсен алырга кайткач, Стахеевны чекистлар эләктерә. Ф.Э. Дзержинский янында сорау алганда, Н. Стахеев килешү тәкъдим итә: чит илгә җибәрсәләр яки гомер азагына җитәрлек пенсия билгеләсәләр, ул хәзинә урынын әйтергә була. Дзержинский моның белән килешә. Әлеге хәзинәнең бер өлешенә тимер юлчылар өчен мәдәният сарае салына. Стахеевтан сөйләткәнне журналистлар Ильф һәм Петров үзләре язган китапка нигез итеп алалар.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Валеев Н.М. Дмитрий Стахеев. Творческий путь писателя. Казан,1995.

2. Валеев Н.М. Роль купеческой династии Стахеевых в судьбах России. «Научный Татарстан», 2004 ел, № 12.

3. А.В. Стахеев, И. Бумблис. Историческое наследие династии Стахеевых [1](үле сылтама)

4. Н. Лушникова. Дом Стахеева - история с многоточием. Нижнекамское Время, 2012, №19.

5. Инга Маслова. Купеческая династия Стахеевых. Кандидатлык диссертациясе: 2000.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Түбән Кама сайты(үле сылтама)
  2. Түбән Каманың рәсми сайты, archived from the original on 2014-10-09, retrieved 2014-10-14 
  3. Московия сайты(үле сылтама)
  4. Вечерние Челны, archived from the original on 2016-04-03, retrieved 2014-10-14 
  5. Отзыв.ру сайтында