Николай Тишин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Тишин latin yazuında])
Николай Тишин

Тугач бирелгән исеме: Николай Иванович Тишин
Туу датасы: 12 август 1907(1907-08-12)
Туу урыны: РИ, Нократ губернасы, Малмыж өязе, Зур Китәк
Үлем датасы: 14 июнь 1938(1938-06-14) (30 яшь)
Үлем урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1920—1938
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: чирмеш теле
Дебют: «У сем» (Яңа мотивлар) (1930)

Николай Тишин, Никола́й Ива́нович Ти́шин (чирм. Николай Иванович Тишин, 1907 елның 12 августы, Россия империясе, Нократ губернасы, Малмыж өязе, Зур Китәк1938 елның 14 июле, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Уфа) ― мари язучысы, шагыйрь, укытучы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан). Башкортстан АССР Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре (1934-1938). Сәяси репрессия корбаны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның 12 августында Нократ губернасы Малмыж өязе Китәк (хәзерге Киров өлкәсенең Малмыж районы Зур Китәк) авылында ярлы игенче гаиләсендә туган.[1] Балачакта көтүче, батрак булып ялланган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Малмыж шәһәрендәге педагогика техникумына (Нократ губернасы Нолин округы «Нацмен» вотяк-чирмеш педагогика техникумы[2]) укырга керә, аны 1927 елда тәмамлый. 1927-1929 елларда Киров өлкәсенең Яранск шәһәрендә укытучы булып эшли.[3][4]

1929 елда Мари автономияле өлкәсе башкаласы Йошкар-Ола шәһәренә күчеп килә. У вий журналының, Йошкар кече газетасы редакцияләре хезмәткәре була.[3][4]

1930 елда Ленинград тарих, фәлсәфә һәм әдәбият институтына укырга керә, ләкин 1934 елда университетлар берләшкәннән соң, Ленинград дәүләт университетының тел белеме бүлеген тәмамлый. Шул ук елны Уфада Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре вазифасына керешә.[3][4]

1937 елның 23 октябрендә, «максаты Советлар хакимиятен бәреп төшерү һәм СССРның фин-угыр халыкларын “Бөек Финляндия” дәүләтенә берләштерү, ил һәм фирка җитәкчеләренә каршы террорчыл актлар әзерләү булган буржуаз-милләтче, инкыйлабка каршы оешмада әгъза булуда» ялган гаепләү буенча кулга алына. СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең 1938 елның 14-16 июлендә Уфада узган күчмә утырышында «Башкортстан АССРда мари буржуаз- милләтче, инкыйлабка каршы оешма әгъзаларының эше» карала. Утызга якын кеше, шул исәптән шагыйрь Н. И. Тишин, БашҮБКның милли азчылыклар бүлеге мөдире В. И. Юзеев, Мишкә районы халык мәгарифе бүлеге мөдире Е. С. Сәгъдиев һ. б. иң югары җәзага ― үлем җәзасына хөкем ителә һәм атып үтерелә. [5][3][4]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның беренче мәкаләләре Вятка шәһәренең рус газеталарында басыла. [6]

1920-еллар башыннан җитди яза башлаган: беренче хикәя һәм шигырьләре «Йошкар кече» газетасында һәм «У илыш» журналында басылып чыга. 1930 елда беренче «У сем» («Яңа мотивлар») шигырь җыентыгы дөнья күрә.[3][4]

1934 елда беренче мари әдәбиятчылары рәтендә СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Уфада яшәгән еллары иҗатының иң нәтиҗәле еллары була: монда 4 китабын, 1936 елда «Эрвика» күпактлы пьесасын аерым китап итеп бастыра. Монда төрле милләт язучыларыннан Давыт Юлтый, Габдулла Амантай, Яков Ухсай белен дуслаша. Башкортстан АССР дәүләт китап нәшриятының мари секциясендә актив хезмәткәр була. Н. И. Титов – мари мәктәбендә рус телен укыту мәсьәләләре буенча мәкаләләр авторы.[3][4]

1930-елларда шигырьләре рус телендә басыла. Соңыннан алар «Вятка» (Киров, 1961) альманахына, «О тебе, Ленинград!» (Синең турында, Ленинград!) (1982) җыентыгына кергән.[3][4]

2007 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, сайланма әсәрләре һәм «Йомшо йук» китабында Н. И. Титов турында мәкаләләр дөнья күрә.[3][4]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мари телендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • У сем: почеламут-влак [Яңа мотивлар: шигырьләр]. — Йошкар-Ола, 1930. — 64 б.
  • Шӱм йӱкем: почеламут-влак [Йөрәк авазы: шигырьләр]. — Йошкар-Ола, 1933. — 96 б.
  • Эрдене: почеламут сборник [Иртә: шигырь җыентыгы]. — Уфа, 1935. — 184 б.
  • Трактор: сылнымут очерк [Трактор: нәфис очерк]. — Уфа, 1935. — 40 б.
  • Эрвика: пьеса. — Уфа, 1936. — 68 б.
  • Ӱжара: повесть да почеламут-влак [Таң: повесть һәм шигырьләр]. — Уфа, 1936. — 84 б.
  • Шул ук. — Йошкар-Ола, 1961. — 64 б.

Рус теленә тәрҗемә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Весна: стихи / пер. В. Азарова // Натиск (Горький). — 1935. — № 1.
  • Ленин в сердце моём; Ткачиха Оля; На «Красном путиловце»: стихи / пер. А. Ойслендера // Соловьиный родник. — Йошкар-Ола, 1984. — С. 36—38.
  • На «Красном путиловце»: стихи / пер. А. Ойслендера // О тебе, Ленинград! — Л., 1982. — С. 22—23.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 елда Киров өлкәсенең Малмыж районы Зур Китәк авылында шагыйрь исеме белән урам аталган, аның хөрмәтенә истәлек стеласы куелган.[3][4][7]
  • Киров өлкәсе Малмыж шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда шагыйрь Н. Титовка багышланган экспозиция бүлеге бар.[8]
  • Мари язучысы һәм әдәбият белгече Ким Васин «Нократ ярларыннан мари шагыйре» (Марийский поэт с берегов Вятки) очеркын Н. И. Титовка багышлаган.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Литература 30-х годов // История марийской литературы / Отв. ред. К. К. Васин, А. А. Васинкин. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1989. — С. 104—157.
  • Зайниев Г. Лӱен пуштмо муро // Ончыко. — 1997. — № 9. — С. 115—134.
  • Мухин К. Малмыж вел мурызо // Кугарня. — 2002. — 9 август.
  • Глушкова З. Кетек ялын эргыже – шочмо калыкын эргыже // Марий Эл. — 2007. — 11 август.
  • Глушкова З. Сылнымут мемнам иктеш ыштен // Марий Эл. — 2007. — 15 август.