Николай Өлзей-оол
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 20 февраль 1916 |
Туу урыны | Бай-Тал[d], Хемчикский Даа-хошун[d], Урянхайский край[d] |
Үлем датасы | 1994 |
Николай Өскеевич Өлзей-оол (Ользей-оол; тыв. Николай Өскеевич Өлзей-оол; 1916 ел, 20 февраль (7 февраль)[1] — 1994[2]) — совет һәм рәсәй тыва театр һәм кино актёры. РСФСРның халык артисты (1975)[3], Тыва АССРның халык артисты(1964)[1].
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Николай Өлзей-оол Русиядә ,1916 елның 7 февралендә [1] Тываның Бай-Тайга кожууны Бай-Тал авылында малчы арат гаиләсендә туган[4][5]. Кызыл шәһәрендә мәктәп тәмамлаган, алтын приискларында эшләгән. Ревсомол активисты булган, 1930нчы еллар башында Бай-Тал арбан советы рәисе булган (арбан - Тыва һәм Монголиянең тарихи административ-территориаль берәмлеге, ун хуҗалыкны берләштерә)[4]. 1935 елда Советлар Берлеге коммунистик фиркасе сафына кергән[1]. 1936 елда, Кызылда В.Кок-оол исемендәге милли музыка-драма театры ачылу белән үк, Өлзей-оол аның труппасына керә. 1945 елда җирле театр студиясен тәмамлый[1].
Сәхнә иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үзен драма актёры буларак яхшы яктан күрсәтә. Аның театр рольләре күптөрле һәм араларында ил, дөнья классикасы әсәрләре буенча да куелганнары була (мәсәлән, Железнов («Васса Железнова», Миллер («Мәкер һәм мәхәббәт»))[1].
Тыва халык җырларын оста башкарган[1]. Аның җырларыннан «Ореховая тайга» аеруча популяр була, аны еш кына радио аша тапшыралар. Милли музыка коралларында (бызанчи, игил, хомус) уйный[4].
Җиде фильмда төшкән. Киноэкранда 1959 елда режиссёр Андрей Апсолон төшөргән «Зәңгәр елга кешеләре» фильмында дебют ясый, ул анда төп рольләрнең берсе - Кавай-оол карт ролен башкара. Бу Тыва актёрлары төшергән беренче фильм була. Өлзей-Оол катнашындагы кинотасмалардан иң зур уңыш казанганы «Одесса киностудиясе» төшергән «Что там, за поворотом?» фильмы була, ул 1980 елда прокатка чыккан. Бу картина Тыва сугышчылары истәлегенә һәм буыннар элемтәсенә багышланган[5].
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Улы — Сергей Өлзей-оол музыкант булып китә, «АЯЛГА» төркемендә җырлый, аннары В. М. Хәлилов исемендәге Тыва дәүләт филармониясе белән җитәкчелек итә[4].
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Николай Өлзей-оол исеме Бай-Тайга кожууны Тээли авылы мәдәният йортына бирелгән[5].
- Николай Өлзей-оол «XX гасыр Тывасының күренекле кешеләре» китабына кертелгән [5].
- Николай Өлзей-Оолның 100 еллыгына аның хөрмәтенә Тывада кино атнасы үткәрелә[5].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- РСФСРның атказанган артисты (1975)[3]
- Тыва АССРның халык артисты (1964)[1]
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә утыз ел» юбилей медале [5]
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел» юбилей медале[5]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ользей-Оол Николай Оскеевич // Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков — М.: Советская энциклопедия, 1967.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Ользей-Оол Николай Оскеевич // Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков — М.: Советская энциклопедия, 1967.
- ↑ Николай Өлзей-Оол // Вокруг ТВ
- ↑ 3,0 3,1 Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 26 июня 1975
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Варвара Межова К 100-летию Николая Өлзей-оола (из архива "Тувинской правды")
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 Памяти актера Николая Өлзей-оола в Туве посвятят Неделю кино 2020 елның 14 июнь көнендә архивланган. // Правительство Республики Тыва