Никушор Дан
Никушор Дан | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2025 елның 19 мае | |
Аңа кадәр | Клаус Йоһаннис Илие Боложан[d] (в.б.) |
Туган | 20 декабрь 1969 (55 яшь) Фэгэраш[d], Брашов[d], Румыния[1] |
Белем | Бухарест университеты[d], Париж XI университеты[d], Югары нормаль мәктәбе[d], Radu Negru National College[d] һәм Университет Париж-север XIII[d][2] |
Никушор Дан (рум. Nicușor Dan;1969 елның 20 декабре, Румыния, Брашов жудецы, Фэгэраш) — румын сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, галим (математик), 2025 елның 19 маеннан Румыниянең сайланган президенты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1969 елның 20 декабрендә Фэгэрэш (Брашов жудецы) шәһәрендә туган, туган шәһәрендә Раду Негру исемендәге урта мәктәптә укыган. 1987 һәм 1988 елларда Халыкара математика олимпиадаларында беренче урыннарны алып, абсолют нәтиҗәләр күрсәткән[3]. Бухарестка 18 яшендә күчеп килә, Бухарест университетында[d] математика өйрәнә[4].
1992 елда математиканы өйрәнүне дәвам итү өчен Франциягә күчеп килә: Франциянең иң абруйлы Зур мәктәпләренең берсе булган Париж Югары нормаль мәктәбендә курслар уза, анда магистр дәрәҗәсен ала. 1998 елда Université Sorbonne-Paris-Nord университетында математика буенча докторлык дәрәҗәсен ала, Кристоф Суле һәм Даниэль Барски җитәкчелегендә язылган «Courants de Green et prolongement méromorphe» диссертациясен яклый. Шул ук елда Бухарестка кайта, үзенең кайту сәбәпләре итеп француз мәдәниятенә яраклашмаганлыгын һәм Румынияне үзгәртү теләген атый[5][6][7].
Никушор Дан Румыния академиясенең математика институты кысаларында, Париж Югары нормаль мәктәбе үрнәгендә Булдырылган Școala Normală Superioară Bucuresti университетын оештыручыларның берсе һәм беренче административ директоры һәм 2011 елда математика профессоры була[8].
Румыния депутатлар палатасының элеккеге әгъзасы, шулай ук уң үзәкчел Румыния коткару берлеге сәяси партиясенә нигез салучы һәм элеккеге лидеры. 2020 елда Румыниядә җирле сайлауларга нәтиҗә ясаганнан соң Бухарест примары булган[9].
2025 елда Румыниянең президент сайлауларында[d] катнашкан, анда Румынияне коткару берлеге[d] фиркәсе тарафыннан хупланган һәм Джордже Симион[d] белән икенче турга чыккан[10]. 2025 елның 18 маенда узган сайлауларның икенче турында 54% тавыш җыйган һәм Румыниянең яңа президенты булып җиңү яулаган[11].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Tarnovschi A. Cine sunt părinții lui Nicușor Dan și ai lui George Simion și ce copilărie au avut — 2025.
- ↑ https://www.theses.fr/1998PA132019
- ↑ Nicușor Dan's individual ranking. www.imo-official.org.
- ↑ Nicușor Dan: 100 de minciuni sau promisiuni neonorate ale lui Sorin Oprescu (ro) (2012-04-02).
- ↑ Калып:Cite thesis
- ↑ Калып:Cite thesis
- ↑ Sandra Pralong (ed), De ce m-am întors în România, «10 ani în România» 2012 елның 14 май көнендә архивланган., Polirom, 2010, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9789734617142]]
- ↑ «„Piratul“ Nicușor visează naufragiul lui Oprescu» 2021 елның 23 апрель көнендә архивланган., România Liberă, 29 November 2011.
- ↑ Nicuşor Dan, câştigător al alegerilor cu 282.631 de voturi. Gabriela Firea, 250.690 de voturi / Rezultatele în sectoare - date finale AEP - Politic - HotNews.ro (2020-10-05).
- ↑ Romanian election results: Trump fan George Simion wins first round, Nicușor Dan comes second (2025-05-04).
- ↑ Кирилл Фенин (2025-05-19). Избирательное неприятие: итоги выборов в Румынии грозят новым политическим кризисом.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 20 декабрь көнне туганнар
- 1969 елда туганнар
- Румыниядә туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Аурупа берлеге
- Әлифба буенча галимнәр
- Әлифба буенча математиклар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Румыния галимнәре
- Румыния математиклары
- Румыния сәясәтчеләре
- Румыния президентлары
- Бухарест университетын тәмамлаучылар
- Бухарест примарлары