Нил Юзиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нил Юзиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нил Юзиев
Нил Юзиев үзенең хезмәттәшләре белән.jpg
Туган телдә исем Нил Гафур улы Юзиев
Туган 10 гыйнвар 1931(1931-01-10)
Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылы
Үлгән 11 сентябрь 1996(1996-09-11) (65 яшь)
Казан
Һөнәре әдәби тәнкыйтьче
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1974 ел

Нил Гафур улы Юзиев — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1974).

Ул 1931 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. Туган авылы мәктәбендә гомуми урта белем алганнан соң, 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, аспирантурада калдырылып, өч елдан (1958) «Муса Җәлил поэмалары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1956-1960 елларда Нил Юзиев — Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясе хезмәткәре. Башта ул редакциянең тәнкыйть бүлеге мөдире, соңга таба җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1960 елда яшь галимне Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасына ассистент итеп эшкә чакыралар, 1962 елның көзеннән 1975 елга кадәр ул шунда доцент булып эшли. Шул чорда, әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дәвам итеп, «Татар совет поэзиясенең поэтикасы» дигән темага докторлык диссертациясен тәмамлый һәм, 1974 елда аны яклап, әдәбият белгечлеге буенча филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1975-1985 елларда Нил Юзиев СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының (1993 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1986 елдан вафатына чаклы институтның Кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире булып эшли.

Нил Юзиевның әдәбият фәне һәм агымдагы әдәби процессның актуаль мәсьәләләренә багышланган беренче тәнкыйть мәкаләләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче еллары башында күренә. Ул бигрәк тә поэзия турында яратып яза, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким кебек күренекле шагыйрьләрнең иҗаттагы индивидуальлекләрен тикшерә һәм шуларга бәйләп әдәби осталык, поэзиянең аерым жанрлары хакында теоретик мәсьәләләрне күтәргән беренче хезмәтләре үк («Муса Җәлил поэмалары» монографиясе, 1960; «Тормыш поэзиясе» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы, 1961) аның галим һәм тәнкыйтьче буларак төп иҗат юнәлешен билгелиләр. Алтмышынчы еллар дәвамында поэзия өлкәсендәге тикшеренүләрен тагын да киңәйтә һәм тирәнәйтә барып, ул үзенең «Традицияләр яңарганда» (1966), «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» (1969) җыентыкларын бастырып чыгара. Бу хезмәтләрендә ул, совет чоры татар поэзиясенең үсеш юлын күрсәтү белән бергә, проза жанры торышына да игътибарын юнәлтә, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Атилла Расих, Гариф Ахунов романннарының сәнгатьчә үзенчәлекләре турындагы күзәтүләре белән уртаклаша, татар әдәбиятының кино, рәсем һәм театр сәнгатьләре белән үзара бәйләнешләрен тикшерә, җитмешенче елларда галимнең «Шигырь гармониясе» (1972), «Хәзерге татар поэтикасы» (1973) исемле җитди теоретик хезмәтләре дөнья күрә. Аларда тәнкыйтьче-галим совет чоры татар поэзиясе үткән озын һәм катлаулы юлны тулаем бер эзлекле процесс буларак тикшерә, аның үсеш закончалыкларын, тенденцияләрен ачыклык, агымдагы шул заман татар шигъриятенең мөһим мәсьәләләре яктылыгында традиция һәм новаторлык, шигъри форма һәм эчтәлек, әдәбият һәм башка сәнгать төрләренең үзара багланышлары, иҗат процессы, иҗат психологиясе, тагар шигыренең төзелеше һәм тарихи эволюциясе кебек моңарчы татар әдәбият белемендә аз тикшерелгән проблемаларга игътибарын юнәлтә һәм алар турында кызыклы күзәтүләр, гомумиләштерүләр ясый. «Шигырь гармониясе» һәм «Хәзерге татар поэтикасы» китаплары өчен 1974 елда Нил Юзиев, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Нил Юзиев совет чоры татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән олы буын язучыларының һәм агымдагы әдәби процесста актив катнашучы әдипләрнең иҗат эшчәнлекләрен өйрәнү һәм гомумиләштерүдә дә нәтиҗәле эшли. «Әдәбият хәзинәләре» (1978) һәм «Шигърият дөньясы» (1981) исемле китапларында әдәбият галименең шушы өлкәдәге эшчәнлеге ачык чагыла. Аның Мәҗит Гафури, Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Ә.Давыдов, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев, Ренат Харис кебек шагыйрьләр, Гази Кашшаф, Мөхәммәт Гайнуллин, Х.Госман, Г.Халит кебек әдәбият галимнәре турында төрле елларда язылган күпсанлы мәкаләләрендә, иҗат портретларында һәр язучының иҗат дөньясы, эстетик карашлары, сурәтле фикерләүдәге үзенчәлекләре тирән һәм дәлилле итеп анализлана. Әдәби әсәрне тикшерүдә, сурәтле фикерләүнең эчке механизмын өйрәнүдә тәнкыйтьче-галим, әдәбият фәненең традицион алымнарын актив файдалану белән бергә, яңа алымнарына да мөрәҗәгать итә. Әдәбият фәне методологиясен камилләштерү турында мәкаләләр белән чыгышлар ясый.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы җитәкчесе буларак, Нил Юзиев җитәкчелегендә татар әдәбияты тарихының алты томлыгы әзерләнә, классик әдипләрнең әсәрләре дөнья күрә. Әдәбият тарихына багышланган хезмәтләрдә ул үзе дә автор буларак катнаша, фәнни конференцияләрдә, язучылар корылтайларында докладлар белән чыгышлар ясый.

Нил Юзиев Татарстан Язучылар берлегенең һәм республиканың иҗтимагый тормышында да актив эш алып бара. Озак еллар «Казан утлары» журналының редколлегиясе әгъзасы булып тора. Нил Юзиев кырык еллык иҗат гомерендә фәнни хезмәтләре белән татар әдәбият белемен һәм тәнкыйтен үстерү өчен зур өлеш кертә. Ул — уннан артык китап һәм монография, йөздән артык мәкалә һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр авторы. Нил Юзиевның татар әдәбият белеменә керткән җитди хезмәтләрен истә тотып, 1993 елда аны яңа оештырылган Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлыйлар, шулай ук аңа 1981 елда «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Галим 1996 елның 11 сентябрендә Казанда вафат була.