Нина Короева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нина Короева latin yazuında])
Нина Короева
Туган телдә исем Короева Нина Григорьевна
Һөнәре режиссер
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Россия федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2008)

Нина Короева - театральләшкән бәйрәмнәр, концертлар, юбилей кичәләре, югары дәрәҗәдәге чараларны куючы режиссёр.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Короева Нина Григорьевна - тумышы белән Урта Азия якларыннан. Ленинград мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. 1993 елдан Татар дәүләт филармониясендә филармония концертларын сәхнәгә куючы режиссер, Халык уен кораллары оркестрының балалар өчен абонемент концертларының сценарий авторы һәм режиссёры булып хезмәт куя. Оркестр базасында өч дистәгә якын музыкаль-тематик абонемент программасын төзегән, балалар өчен йөздән артык бәйрәмне сәхнәгә куйган режиссёр. Ул төзегән программалар, бәйрәмнәр классик һәм заманча музыканы пропагандалауда, Россия сәнгатен өйрәнү юлында зур әһәмияткә ия. Нина Короева шулай ук Татар опера театры белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Биредә ул җиде Яңа ел әкияте куеп тулы заллар җыйган 130 тамаша уздыра. Н.Г.Короева күп министрлыклар һәм ведомстволарның бәйрәмнәренә программалар төзи, ул әзерләгән кичә-бәйрәмнәр бер-берсен кабатламый һәм һәрчак оригинальлеге белән аерылып тора.Татарстан хөкүмәте тарафыннан аңа иң катлаулы бәйрәмнәрне уздыру ышанып тапшырыла. Хор спектакльләре, симфоник фестивальләр, ачык һавада узучы урам бәйрәмнәре, музыкаль әкиятләр, юбилей тамашалары – Нина Короева әзерләгән бәйрәмнәрнең форматлары төрледән-төрле. «Казан» Халыкара спорт-чабыш комплексында узган, күмәк күренешләрдә генә дә 5000 кеше катнашкан, илкүләм хакимнәр, чит ил кунаклары, Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән килгән абруйлы кунаклар күзәткән киң масштаблы Сабантуй бәйрәме Нина Короева уздырган чаралар арасында аерым урын алып тора. Мәскәүнең Колоналы залында, «Россия» концертлар залында, Олимпиада авылы Концертлар залында В.Путин, Ю.Лужков, Россия хөкүмәте әгъзалары һәм чит ил кунакларына тәкъдим ителгән концерт программаларын әзерләү өчен Мәскәүдән чакырулар ала. Нина Григорьевнаның режиссёрлык осталыгы практик яктан да, теория ягыннан да ныклы нигезгә куелган. Ул күп сәгатьлек әңгәмәләр, мастер-класслар алып барырга сәләтле гаҗәеп лектор. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында 16 ел педагоглык дәверендә, бүген инде Татарстанда, Россиянең башка өлкәләрендә һәм чит илдә уңышлы гына эшләүче бихисап укучылар тәрбияләгән оста.

Татарстан хөкүмәте тарафыннан аңа иң катлаулы бәйрәмнәрне уздыру ышанып тапшырыла. Хор спектакльләре, симфоник фестивальләр, ачык һавада узучы урам бәйрәмнәре, музыкаль әкиятләр, юбилей тамашалары – Нина Короева әзерләгән бәйрәмнәрнең форматлары төрледән-төрле. «Казан» Халыкара спорт-чабыш комплексында узган, күмәк күренешләрдә генә дә 5000 кеше катнашкан, илкүләм хакимнәр, чит ил кунаклары, Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән килгән абруйлы кунаклар күзәткән киң масштаблы Сабантуй бәйрәме Нина Короева уздырган чаралар арасында аерым урын алып тора. Күп еллар дәвамында 30 августта Казанның Үзәк стадионында иҗтимагый-сәяси акция буларак узучы Татарстан Республикасы көне бәйрәменең сценарий авторы һәм режиссеры.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Россия федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2008)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]