Нина Пигулевская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нина Пигулевская latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нина Пигулевская
Туган телдә исем рус. Нина Викторовна Пигулевская
Туган 1 (13) гыйнвар 1894
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 17 февраль 1970(1970-02-17) (76 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d]
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Бестужев курслары[d]
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Русия Милли китапханәсе, Научная библиотека Санкт-Петербургского государственного университета[d], РФА көнчыгыш кулъязмалары институты[d] һәм Питырбур дәүләт университетының тарих факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Нина Пигулевская   (кыз фамилиясе Стебницкая; 1 (13) гыйнвар 1894 ел, Санкт-Петербург — 17 февраль 1970 ел, Ленинград) — ССРБ тарихчысы, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре һәм иртә урта гасыр Византияле тарихы буенча белгеч, СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1946).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пигулевская Нина Викторовна 1894 елның 1 (13) гыйнварында Санкт-Петербург шәһәрендә мирза гаиләсендә туган. Н. В. Стебницкаяның ата-бабалары мирза дәрәҗәсен 1482 елда Венгриядә алса да, Стебницкийларның дворяннар нәселенең (Пржестржал гербы) тамырлары Польшада, Волынь губернасы шәҗәрә китабының I өлешенә кертелгән. Нәсел тармакларының берсе 1723 елда Көньяк-Көнбатыш крайда төпләнә.

Нина Викторовнаның олатасы Иероним Иванович Стебницкий, билгеле галим-геодезист[1].

Пигулевская Н.В.1918 елда Бестужев курсларын, ә 1922 елда Петроград университетының Көнчыгыш факультеты аспирантурасын тәмамлый.

1921-1928 елларда Ленинградның ачык китапханәсендә эшли.

1928 елның декабрендә «Якшәмбе» эше буенча кулга алына, 1929 елның 22 июлендә 5 елга концлагерьга хөкем ителә. СЛОН-да — Соловецк аерым тәгаенләнештәге лагерьда төрмәдә утыра. Авыруы буенча 1931 елда азат ителә һәм калган срокка Архангельскига сөргенгә җибәрелә[2]

1938 елдан СССР Фәннәр академиясенең шәркият институтында эшли; бер үк вакытта 1939-1941, 1944-1951 елларда Ленинград дәүләт университетында укыта. Төп хезмәтләре Сүрия тарихи һәм әдәби комарткыларын карау, феодализм генезисы мәсьәләләре, Сүриянең, Гарәбстанның, Иранның, Византиянең урта гасырларда социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше буенча. Азия француз җәмгыяте әгъзасы (1960 елдан), Русия Фәләстин җәмгыяте вице-президенты, «Палестинский сборник»ның мөхәррире (1952 елдан).

Ире: Пигулевский Георгий Васильевич (1888-1964) — атаклы химик-органик, үсемлекләр биохимигы, химия фәннәре докторы, профессор, терпеноидлар химиясе өлкәсендә зур белгеч.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Пигулевская Н. В. . — Т. XXXI.
    • Пигулевская Н. В. .
    • Византия и Иран на рубеже VI и VII вв., М.‒ Л., 1946
    • Византия на путях в Индию, М.‒ Л., 1951;
    • Города Ирана в раннее средневековье, М.‒ Л., 1956;
    • Арабы у границ Византии и Ирана в IV‒VI вв., М.‒ Л., 1964;
    • Византия и Восток, в сборнике: Палестинский сборник в. 23, Л., 1971.
    • Культура сирийцев в средние века. — М., 1979.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г. Д. Курбатов, А. Г. Лундин, А. В. Пайкова, К. Б. Старкова. .
  2. Пигулевская Нина Викторовна (варианты фамилии: Стебницкая-Пигулевская) Родилась в 1894 г., г. Санкт-Петербург; Высшее. Окончила Бестужевские курсы. Училась на Восточном ф-те Петроградского ун-та.; б/п; Историк, сириолог. Преподаватель ин-та Внешкольного образования, Курсов по подготовке в вуз. Библиотекарь отдела рукописей Публичной библиотеки. Арестована по делу «Воскресенья». Проживала: г. Ленинград. Арестована 11 декабря 1928 г. Приговорена: КОГПУ 22 июля 1929 г. Приговор: 5 лет концлагеря. В заключении на Соловках, актирована пост. ЦК ОГПУ от 26.06.1931 по болезни, направлена в ссылку в Архангельск на ост.срок. Источник: Архив НИЦ «Мемориал» (Санкт-Петербург) Жертвы политического террора в СССР. Пигин Александр Васильевич — Пидибаева Мария Захаровна // Сайт общества «Мемориал»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]