Нисә сүрәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нисә сүрәсе latin yazuında])
Ән-Нисә
гарәп. سورة النساء

Арабский Коран (14мб).pdf
Сүрә (аудио)
Ән-Нисә
Исеменең тәрҗемәсе

Гыймран гаиләсе

Статистика
Сүрә саны

4

Аятьләренең саны

176

Җуз

4-6

Сүзләре саны

3712

Хәрефләре саны

15937

Алдагы сүрә

Әли Гыймран

Киләсе сүрә

Әл-Мәидә

Тәрҗемә

QuranAcademy.org

Ән-Нисә (хатын-кызлар) сүрәсе(гар.سورة النساء - сүрәтүн-нисә) - (гарәп. النسآء‎, Катыннар ) — Коръәндәге 4нче сүрә. Сүрә Мәдинәдә иңгән.

Әлеге сүрә, Өхед сугышындагы көтелмәгән җиңелүдән соң, берничә ай дәвамында иңгән. Әлеге сугышта, тыңламаулары һәм тәртип бозулары сәбәпле, күп мөселманнар үтерелә. Ятимнәр, тыл хатыннар турында кайгырту кирәклелеге барлыкка килә.

Бу сүрәдә шулай ук алар җәһилият (Исламгача чор) чорында мәхрүм булган хатын-кыз хокуклары күрсәтелә. Гарәпләрнең тарихында беренче тапкыр полигамиягә (күпхатынлылыкка) чикләүләр кертелә: хатыннар саны дүрттән артык булалмый башлый, шул ук вакытта моның өчен аерым шартлар да кертелә.

Әлеге сүрә исламның дошманнарына ярдәм күрсәткән монафикъларны шелтәли. Сүрәдә шулай ук бөтен кешеләр һәм, аерым алганда, мөселманнар таянып эшләргә тиешле кагыйдәләр карала. Бу кагыйдәләр тәртип, тигезхокуклылыкка чакыра, ятимнәргә, никахка, ятимнәрне карауга алуга, әманәткә ничек карарга киркәлеген күрсәтә.

Аллаһ әлеге сүрәдә васыять һәм мал күчерүгә күрсәтмәләр бирә, өйләнергә ярамаган хатыннар турында да әйтә. Бу сүрәдә шулай ук сугыш вакытында гыйбадәткә игътибар бирелә, Китаб әһелләренең Аллаһка карата гаделсезлекләре турында әйтелә (мәсәлән, Мәрьям, Гайсәнең тәрегә кадаклануы турында уйланулар китерелә). Аллаһ беркайчан да гафу итмәячәк кешеләр: Аңа ширек кылучылар турында әйтелә, ләкин Ул башка барлык гөнаһларны теләгән кешеләренә кичерә.

1нче аят[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ән-Ниса сүрәсе татарча

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.