Эчтәлеккә күчү

Нитроглицерин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нитроглицерин latin yazuında])
Нитроглицерин

Гомуми үзлекләр
Кыскартма НГЦ
Хим. формула C₃H₅N₃O₉
Физик үзлекләр
Халәт төссез ябышкак сыеклык
Моляр масса 227,0865 ± 0,0061 г/моль
Термик үзлекләр
Эретү температурасы 13 ℃
Кайнау температурасы 160 ℃
Үзкабыныш температурасы 270 ℃
Классификация
CAS номеры 55-63-0
PubChem 4510
ChemSpider 4354
EINECS саны 200-240-8
RTECS QX2100000
ChEBI 28787
DrugBank DBDB00727
БМО саны 0143
0144
1204
3064
3319
C(C(CO[N+](=O)[O-])O[N+](=O)[O-])O[N+](=O)[O-]
InChI=1S/C3H5N3O9/c7-4(8)13-1-3(15-6(11)12)2-14-5(9)10/h3H,1-2H2
Куркынычсызлык
ПДК 2 мг/м3
Токсиклык югары токсик


   

Нитроглицерин (глицерин тринитрат, тринитрин, CHONO2(CH2ONO2)2) — глицерин һәм нитрат кислоталарының катлаулы эфиры. Моляр масса 227,14; төссез ябышкак сыеклык, тыгызлыгы 1,591 г/см3 (25° да), кату температурасы 13,2°. Бензинда, суда эреми, ацетон, эфир һәм бензолда яхшы эри. Глицеринны нитрат һәм сульфат кислоталары катнашмасында этерификацияләп алына.

1846 елда италия галиме А. Собреро тарафыннан синтезланган. 19 гасырның 60—70 елларда А. Нобель тәкъдиме буенча сәнәгый масштабларда эшләп чыгарыла башланган. Бик көчле шартлаткыч матдә. Төтенсез дары, динамит эшләп чыгаруда кулланыла. Медицинада спирттагы 1% лы эретмәсе һәм таблеткасы кулланыла.