Ниязмөхәммәт Сөләйманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ниязмөхәммәт Сөләйманов latin yazuında])
Ниязмөхәммәт Сөләйманов
Туган телдә исем Ниязмөхәммәд бин Сөләйман бин Гәбделбакый бин Сөләйман
Туган Тобол губернасы, Тара өязендә
Үлгән 10 февраль 1916(1916-02-10)
Омск шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Россия империясе
Һөнәре имам, китап сәүдәгәре,
Балалар кызы Хәдичә Сөләйман, уллары Мәхмүд, Мәсхүд

Ниязмөхәммәт Сөләйманов - имам, китап сәүдәгәре. Тобол губернасына кергән Тара өязендәге Кышлау авылында туган (хәзер Омски өлкәсендә) туган. 1880-1882 елларда Тара шәһәрендә, 1884-1887 елларда Петропавел мәдрәсәләрендә укый. Шуннан соң Петропавелда имам була, татар китаплары белән сәүдә итә. 1907 елның ахырында Омскида хөкем палатасында тәрҗемәче булып хезмәт иткән Закир Ишмөхәммәдов тәгъдиме белән Омскига күчеп шәһәрнең мәчетендә имам хезмәтен башкара[1]. Шәһәрдәге мөселман җәмгыяте икегә бүленгәч, аларны берләштерә алмагач бер ук вакытта ике мәчеттә дә имамлык итә. Татар мөселман матбугатында (Шәркый рус, Вакыт[2] газеталары һ.б.) мәкәләләр күп язганы белән билгеле. Берничә китап авторы. Заманның күп татар голямасы белән таныш була.

Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалары:

  • Хәдичә Сөләйман ( — 21.09.1938) - олы кызы. Буби кызлар мәктәбендә укыган, соңыннан Омскида кызлар укыткан. Граждан сугышы вакытында мөхәҗирлеккә китә, башта Харбинда, соңыннан Япониянең Кобе шәһәрендә яши. 1934 елда Кобега Гаяз Исхакый килүе турында "Яңа милли юл" журналына мәкәлә яза. [5]
  • улы Мәхмүд - 1916 елда вафат
  • улы Мәсхүд

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Весь Омск, 1913 г."
  2. Петропавелда мәктәб ачылды. "Вакыт" газетасы 1906 ел, №85
  3. Российская Национальная Библиотека
  4. Казахстан республикасының гыйльми китапханәсе
  5. "Яңа милли юл", 1934 ел - №1 (72)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]