Новороссийск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Новороссийск latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Новороссийск
рус. Новороссийск
Байрак[d]
Flag of Novorossiysk.gifCoat of Arms of Novorossiysk (Krasnodar kray) (2006).png
Сурәт
Нигезләнү датасы 1838
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Муниципальное образование город Новороссийск[d][1], Черноморская Советская Республика[d], Черноморский округ[d], Кара диңгез гөбернәсе һәм Черноморский округ[d]
Административ-территориаль берәмлек Муниципальное образование город Новороссийск[d][1], Краснодар крае, Азак-Кара диңгез крае[d], Төньяк Кавказ крае[d], Черноморский округ[d], Кара диңгез гөбернәсе һәм Черноморский округ[d]
Хөкүмәт башлыгы Владимир Ильич Синяговский[d]
Халык саны 270 774 кеше кеше (2017)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 10 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәр Вальпараисо, Күстәнҗә, Гейнсвил, Плимут[3], Ливорно, Хихон, Пула һәм Брест
Бүләкләр
Мәйдан 81,1 ± 0,1 км²
Почта индексы 353900–353925
Рәсми веб-сайт admnvrsk.ru
Һәйкәлләр исемлеге Список памятников культурного наследия Новороссийска[d]
Җирле телефон коды 8617
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Commons-logo.svg Новороссийск Викиҗыентыкта

Новороссийск (рус. Новороссийск, адыг. Цӏэмэз) — Русия шәһәре, Краснодар краеның халык саны буенча өченче шәһәр.

Халык саны — 241 788 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 298 068 кеше.[4]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Кара диңгезнең туңмый торган тирән сулы Цемес бухтасы яры 25 километр буйлап сузылган, Краснодардан 136 километр ераклыкта урнашкан. Новороссийск — эре транспорт үзәге. Шәһәрдә Русиянең һәм Кара диңгездә урнашкан иң эре порты урнаша; Краснодар — Новороссийск тимер юлының соңгы пункты, шоссе юллары төене. Русия хәрби-диңгез флотының базасы.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новороссийск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 6,1 5,7 8,7 14,1 19,2 23,7 27,4 27,0 22,3 17,0 11,2 7,0 15,8
Уртача температура, °C 4,3 3,7 6,5 11,6 16,5 21,1 24,8 24,6 20,1 14,8 9,2 5,3 13,6
Уртача минимум, °C 2,4 1,6 4,1 8,7 13,4 18,4 22,0 21,8 17,4 12,4 7,1 3,3 11,1
Явым-төшем нормасы, мм 93 78 73 65 61 72 54 59 62 75 92 104 888
Чыганак: Метеостатистика Краснодарского края

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Новоросийск халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новороссийск күренеше

Новороссийск 1838 елда Суҗук-Кале исемле төрек ныгытмамсы калдыклары урынында нигезләнгән. 1853—56 еллардагы Кырым сугышы вакытында инглиз-француз эскадрасы тарафыннан җимереп бетерелә; 1860 елда юкка чыгырыла.

1866 елда торгызыла, шәһәр статусын ала һәм яңа оешкан Кара диңгез округының административ үзәге итеп билгеләнә. 1896 елданКара диңгез губернасының административ үзәге.

Шәһәрнең алдагы үсеше Екатеринодар — Новороссийск тимер юлы (1888 елда төзелә) һәм диңгез порты төзелеше (1896) белән бәйле.

Ватандашлар сугышы вакытында шәһәр каты сугышлар аренасы булып торган.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрнең өлеше алман-фашист гаскәрләре тарфыннан алынган (сентябрь 1942). 1943 елның 4 февраленә карышы төндә, Станичка бистәсе янында (Новороссийскидан көньяграк) диңгезчеләр десанты төшкән һәм плацдармны алган (соңрак — "Кече Җир", (Малая Земля)). 1943 елның 16 сентябрендә азат ителә.

1973 елда шәһәргә каһарман шәһәр дәрәҗәсе бирелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[5] 1913[6] 1926[6] 1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[4]
16 897 ~46 000 ~66 200 ~95 200 93 461 132 744 159 135 185 938 232 079 241 788

Милли состав (2002): руслар — 86,0%, әрмәннәр — 4,3%, украиннар — 3,6%, татарлар — 1,3%.[12]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новороссийск 5 районга бүленә:

  • Үзәк районы
  • Көнчыгыш районы
  • Көньяк районы
  • Новороссийск районы
  • Диңгез буе районы

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панорама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адмирал Серебряков яр буе урамы панорамасы
Адмирал Серебряков яр буе урамы панорамасы

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1797—1802 елларда Новороссийск исемен Украинадагы Днепр шәһәре йөрткән.[13]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
  2. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  3. http://www.visitoruk.com/Plymouth/20th-century-T1342.html
  4. 4,0 4,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  5. Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
  6. 6,0 6,1 6,2 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/hvalynsk/
  7. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 ел сан алу базасы
  13. http://enc.mail.ru/article/1900407474