Новосибирск
![]() | |
![]() | |
Халык саны | 1 602 915 (2017) ![]() |
---|---|
Нигезләнгән | 1893 ![]() |
Хөкүмәт башлыгы | Анатоли Локоть ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+07:00 |
Кардәш шәһәрләр | Саппоро, Варна[d], Минск, Теҗон[d], Миннеаполис, Омск, Краснаяр һәм Ларнака[d][1] |
Җәгърафия | |
АТБ | Новосибир өлкәсе |
Ил | Русия |
Мәйдан | 505.6 дүрткел киламитер |
ДДӨБ | 150 митер ![]() |
Сулык | Об |
Координатлар | 55.0333°N 82.9167°E ![]() |
Пучты индексы | 630000, 630992 ![]() |
Телефон коды | 383 ![]() |
Хөкүмәт башлыгы | Анатоли Локоть ![]() |
Новосиби́рск (1926 елга кадәр — Новоникола́евск) — халык саны буенча Русиянең өченче, ә Русиянең Азия өлешендә беренче шәһәре, Новосибирск өлкәсенең һәм Себер федераль бүлгесенең үзәге.
Халык саны — 1 473 737 кеше.[2]
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Новосибирск Көнбатыш Себер тигезлегендә, Об елгасы өстендә, Мәскәүдән 3191 километрга көнчыгышрак урнаша. Об елгасы шәһәрне ике өлешенә бүлә. Шәһәрдә Новосибирск ГЭСы плотинасы урнаша.
Новосибирскидан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Тубыл ~ 1383 км | Тум ~ 236 км | ||||||||
Куйбышев ~ 342 км Омск ~ 663 км Чиләбе ~ 1606 км Мәскәү ~ 3355 км |
Кемерово ~ 274 км Красноярск ~ 789 км Өркет ~ 1845 км Чита ~ 2963 км |
||||||||
![]() ![]() ![]() |
Барнавыл ~ 244 км![]() ![]() |
Новокузнецк ~ 404 км Горно-Алтайск ~ 466 км Абакан ~ 885 км |
|||||||
Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1920-елларда шәһәрнең сулъягы һәм уңъягы төрле сәгать поясларда урнашканнар. Новосибирск халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр климаты — континенталь.
- Уртача еллык температура — 1,8 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 4,0 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 75%
Новосибирск климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
Абсолют максимум, °C | 4,1 | 5,5 | 14,4 | 26,8 | 36,1 | 37,2 | 35,0 | 35,2 | 36,0 | 27,2 | 11,5 | 5,0 | |
Уртача максимум, °C | −12,2 | −9,8 | −2,1 | 7,8 | 18,4 | 22,9 | 25,0 | 22,4 | 15,6 | 7,2 | −3,7 | −10,1 | |
Уртача температура, °C | −16,1 | −14,3 | −7 | 2,3 | 11,7 | 16,8 | 19,2 | 16,5 | 10,1 | 2,9 | −7,1 | −13,9 | |
Уртача минимум, °C | −19,6 | −17,9 | −11,1 | −2 | 6,0 | 11,4 | 14,1 | 11,5 | 5,9 | −0,3 | −10 | −17,5 | |
Абсолют минимум, °C | −51,1 | −45 | −32,8 | −27,2 | −11,1 | −2,2 | 2,2 | −2 | −6,3 | −25 | −41,3 | −49,5 | |
Явым-төшем нормасы, мм | 26 | 15 | 17 | 28 | 34 | 50 | 72 | 49 | 42 | 46 | 38 | 31 | |
Чыганак: Погода и климат |
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новосибирск 1893 елда Себер аша магистраль төзү вакытында Об елгасы аша тимер юл күпере төзелеше аркасында Новая Деревня бистәсе буларак нигезләнә.
1894 елда бистәгә рус императоры Александр III (1854—1893) хөрмәтенә Александровский исеме бирелә. 1895 елда Александровский бистәсенә Николай II хөрмәтенә Ново-Николаевский дип исемләнә.
1903 елда Ново-Николаевский өяз үзәге булмаган Новониколаевск шәһәренә үзгәртеп корыла. Шул вакытта Русия империясендә ике Николаевск булган: Амур елгасы тамагында (хәзер Николаевск-на-Амуре) һәм Самар губернасында (хәзер Пугачёв шәһәре); алар белән бутамаска өчен шәһәр исеменә Ново- алкушымчасы өстәлә.
1917 елдан — Тум губернасы Новониколаевск өязе үзәге. 1919 елның 23 декабрьдә Новониколаевскка Тумдан Тум губернасы үзәге күчерелә (1920 елның 14 мартына кадәр). 1920 елның 13 июненнән — Новониколаевск губернасы үзәге.
1925 елда шәһәргә Новосибирск исеме кушыла.
1925—1930 елларда — Себер крае үзәге, 1930 елдан — Көнбатыш Себер крае үзәге, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе үзәге.
Эчке буленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Новосибирск 10 районына бүленә:
- Дзержинский районы
- Тимер юл районы
- Ельцовка арты районы
- Калинин районы
- Киров районы
- Ленин районы
- Октябрь районы
- Беренче Май районы
- Совет районы
- Үзәк районы
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1897[3] | 1926[3] | 1931[3] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~10 000 | ~117 900 | ~180 100 | ~404 000 | 885 045 | 1 160 963 | 1 312 480 | 1 436 516 | 1 425 508 | 1 473 737 |
Милли состав (2002): руслар — 95,9%, украиннар — 1,3%, алманнар — 0,9%, татарлар — 0,8%.[9]
Агломерация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Новосибирск агломерациясе — халык саны буенча Русиянең җиденче агломерация (~ 1,9 млн кеше, 2012). Агломерациядә Новосибирск өлкәсе халкының 2/3 өлеше, Себер федераль бүлгесе халкының 9,95% өлеше тора. Аның беренче поясына Новосибирск һәм Бердск шәһәрләре, Кольцово һәм Краснообск штб-лары керәләр; икенче поясына Искитим шәһәрәре, Новосибирск районы һәм ул белән чиктәш районнарының өлеше керәләр.
Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

|
|
һәм башкалар
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әүхәди Милмәхәммәтов (1913-1987), БЛКЯБ Татарстан өлкә кәмитите беренче сәркәтибе (1944-1949).
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Twinnings of Larnaka
- ↑ 2,0 2,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/novosibirsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/tableView/customiseTable.xhtml#userMessages