Эчтәлеккә күчү

Новотатарские (оештырылган җинаятьчел төркем)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Новотатарские (оештырылган җинаятьчел төркем) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Новотатарские — 1970 елларда Яңа Бистәдә барлыкка килгән оештырылган җинаятьчел төркем.[1]

Биләлмәләре булып Яңа Бистә гына түгел, Поповка, Кукушкин, Победилов бистәләре, Кәрим Тинчурин урамы һәм нефтебаза тирәсендә торак массивлары саналган.[1] Төп дошманнары арасында «Тяп-Ляп», «Тукаевские», «Һади Такташ» ОҖТлары, союздашлары арасында «Борисковские», «Перваки», «Газовая-Халева» ОҖТлары була.

Төркемнең беренче җитәкчесе Ринат Хәбибуллин («Манты») була; Хәбибуллин кеше үтерүдә гаепләнеп төрмә җәзасына хөкем ителгәннән соң, җитәкчелек Даниял Насрыев («Бандит») кулына күчә.[2] 1988 дә Илдус Сибгатуллинның («Сипок») төрмәдән чыгуыннан соң ОҖТ эчендә каршылык башлана, ул «өлкәннәр» (җитәкчесе «Бандит») һәм «яшьләр» (җитәкчесе «Сипок») төркемчәләренә бүленә. Каршылык 1991 тә «Бандит»ның үтерүе бәлән тәмамлана.

1990-еллар башында ОҖТ кулы астында елга порты, Үзәк автовокзал, «Мелита» берләшмәсе һәм башка оешмалар булган.[3]

1990-еллар башында башланган Сибгатуллин «Жилка»—«Севастопольские» сугышында «Жилка» ягын сайлап, шул сугышның тәүге корбанның берсе була – 1992 дә яшәгән йорты (Камил Якуп ур., 11) янында үтерелә. Шуннан соң ОҖТ җитәкчесе булып Сибгатуллиннең сыйныфташы Илдар Җәббаров («Заппар») киткән – ул да 1993 тә яшәгән йорты (Мехчылар ур., 1) янында үтерелә. 1990-еллар уртасында ОҖТ эчендәге бригадалар бер-берсенә каршы сугыш башлый, ОҖТ җитәчеләре дә бер бер артлы алмашына: Олег Романов (1993-95, «Ромашка», 1995 тә Магистраль ур., 22 йорты янында үтерелә), Рафаил Биләлов («Рафка Белый», 199?-97, үз үлеме белән үлә), «Пиратёнок» кушаматлы кеше (1996-98, үз теләге белән китә), Фәрит Мөстәкыймов («Мустаким», 1998-99, үз теләге белән китә), Әлбирт Сәйфетдинов («Сайфутдин», 1999 дә Зайцев урамында үтерелә), Альберт Сушенцев («Холик», 2000, законлы карак булып игълан ителә).

2000-2010 елларда ОҖТ әгъзалары төрле төрмә срокларына хөкем ителә.[4][5]