Ногман Хәмитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ногман Хәмитов latin yazuında])
(Ногман Туйкин битеннән юнәлтелде)
Ногман Хәмитов
Туган 1790
Ватандашлыгы  Россия империясе
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар 1812 елгы сугыш

Ногман Хәмитов (1790—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ногман Хәмитов (Ногман Хәмит улы Туйкин/Туйсин) Ырынбур губернасы Бүләр вулысы (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы) Түке авылында яшәгән. Зауряд-есаул булып хезмәт итә[1].

1812 елгы Ватан сугышы башлангач, 1814 елның ахырына кадәр 5-нче Башкорт атлы полкы составында французларга каршы сугышларда катнаша. 5-нче Башкорт атлы полкы Бөгелмә өязе Карабан авылында 12нче, 11нче һәм 10нчы кантон башкорттарынан оештырыла һәм 1812 елның 29 авгусында Казан белән Чебоксар аша Түбән Новгородка бара. 15 октябрдән кенәз П. М. Волконский отрядлары составына керә, Сураж һәм Велиж калаларында урнаша. 1 ноябрдән генерал-майор М. М. Свечин отрядлары составына керә. 1812 елның 14-16 ноябрендә Березина буендагы алышларда катнаша. Аннары Витебскида һәм Борисовта була. 1813 елның гыйнварында Данциг (Гданьск) кирмәнен камауда катнаша. 1813 елның октябреннән 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында хезмәт итә, шул ук вакытта полкның бер өлеше Лейпциг янындагы сугышта катнаша һәм сугышлы Парижда тәмамлый.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры
  • «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медале кавалеры

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.