Ногъман Ишкилдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ногъман Ишкилдин latin yazuında])
Ногъман Ишкилдин
Туган 1904
Миңдегол, Киекбай авыл шурасы[d], Бөрҗән районы
Үлгән 12 декабрь 1988(1988-12-12)
Иске Собхангол, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре коневод
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Ишкилдин Ногъман Ваһап улы (1904 ел — 12 декабрь 1988 ел[1]) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, рядовой, кызылармеец. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1985)[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ногъман Ваһап улы Ишкилдин 1904 елда хәзерге Башкортстанның Бөрҗән районы Миңдегол авылында туа. 1942 елда Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафына алына. Дивизия комиссары Сәгыйть Әлибаевның шәхсән ат караучысы булып хезмәт итә[3]. Сугыштан соң Сәгыйть Әлибаев еш кына Иске Собхангол авылына яудашын күрергә килә.

Ногъман Ваһап улы курайда уйнаган. Ул дивизия курайчыларын ике рәткә тезеп куюларын һәм азат ителгән торак пунктларга курай көе астында керүләрен хәтерли.

Сугышчы 1946 елда запаска чыгарыла.

Ветеран 1988 елның 12 декабрендә Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]