Нократ елгасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Нократ битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нократ
Вятка
Vyatka.jpg
Тасвир
Озынлыгы 1314 км
Бассейн мәйданы 129 000 км²
Су чыгымы күләме 890 м³/с
Елга башы Югары Кама калкулыгы
Елга тамагы Кама елгасы

Нократ (чир. Виче, удм. Ватка, рус. Вятка)  — Рәсәйнең Европа өлешендәге елга, Каманың уң кушылдыкларыннан иң зурысы.

Озынлыгы 1314 км, елга бассейны мәйданы 129 мең км².

Удмуртияның төньягында Югары Кама калкулыгында башлана, Мамадыш шәһәреннән 17 км түбәнрәк Кама елгасына коя. Нократка агу юнәлешен кискен үзгәртү хас (төньяктан көньяк-көнбатышка, аннары көньяк-көнчыгышка). Нократ  — гадәти үзән елгасы, нигездә сөзәк янтыклы киң үзәнлек буенча ага.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора. Еллык уртача су чыгымы 890 м³/сек. Ноябрьның беренче яртысында туңа, боздан апрельның икенче яртысында ачыла.

Нократ сүзе татар теленә Новгород сүзен татарчалаштырудан кергән.