Нократ елгасы
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Нократ | |
---|---|
Вятка | |
![]() | |
Тасвир | |
Озынлыгы | 1314 км |
Бассейн мәйданы | 129 000 км² |
Су чыгымы күләме | 890 м³/с |
Елга башы | Югары Кама калкулыгы |
Елга тамагы | Кама елгасы |
Нократ (чир. Виче, арча Ватка, рус. Вятка) — Рәсәйнең Европа өлешендәге елга, Каманың уң кушылдыкларыннан иң зурысы.
Озынлыгы 1314 км, елга бассейны мәйданы 129 мең км².
Удмуртияның төньягында Югары Кама калкулыгында башлана, Мамадыш шәһәреннән 17 км түбәнрәк Кама елгасына коя. Нократка агу юнәлешен кискен үзгәртү хас (төньяктан көньяк-көнбатышка, аннары көньяк-көнчыгышка). Нократ — гадәти үзән елгасы, нигездә сөзәк янтыклы киң үзәнлек буенча ага.
Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора. Еллык уртача су чыгымы 890 м³/сек. Ноябрьның беренче яртысында туңа, боздан апрельның икенче яртысында ачыла.
Нократ сүзе татар теленә Новгород сүзен татарчалаштырудан кергән.