Нократ сөйләше
| Нократ сөйләше | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: |
Киров өлкәсе, Удмуртия |
| Классификация | |
| Төркем: | |
Нократ сөйләше — татар теленең казан диалектына караган бер сөйләше, нократ татарлары арасында таралган.[1]
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нократ татарлары Чүпче елгасының урта һәм түбән агымында елгасы буенда яшиләр. Алар Киров өлкәсе Слобода районының Нократ авыл советы һәм Удмуртиянең Глазов, Балезин, Юкамен районнары территорияләрен биләп торалар. Бу сөйләшкә барлыгы 30 лап авыл керә. Сөйләш бик үзенчәлекле, анда башка диалект, сөйләшләр белән уртак яклар да, аермалыклар да бар.[1]
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фонетика. Сөйләштә а авазы рус телендәге а кебек ачык итеп, иренләштерми әйтелә. Бу яктан Нократ сөйләше кыйгы сөйләшенә якын тора һәм урта диалектның калган барлык сөйләшләреннән аерыла. Ачык а авазы Көнбатыш Себер татарлары диалектында, мишәр диалектының кайбер сөйләшләрендә, башкорт теленең көнчыгыш диалектында, казах телендә дә күзәтелә. Сөйләшкә й-лаштыру хас: йай (җәй), йел (җил), йыр (җыр). Гарәп-фарсы сүзләрендә җ саклана: җан, җомга (җомга), җавап. «Җитен» сүзен «зитен» дип әйтәләр. ч — т — с тартык авазларының тәңгәллеге актив кулланыла: печэй (песи), тяршау (чаршау), тишенү (чишенү), баргас (баргач). Кайбер сүзләрдә ф урынына п әйтелә: тупрак, (туфрак), япрак (яфрак). Сүз башында т урынына яңгырау д кулланыла: даялык (таллык), дагы (тагын), дастымал (тастымал). Бер төркем сүзләрдә метатеза күренеше күзәтелә: әрьян (әйрән), үчләү (үлчәү), карьягаң. (кайраган). Рус теленнән алынган сүзләрдә ц регуляр ч авазына күчә: горчича (горчица), ыстанча (станция), ударнича (ударница), больнича (больница). Кайбер сүзләрдә ә — н — э (е) сузыкларының тәңгәллеге күзәтелә. Өй дифтонгын монофтонглаштыру: силәү, сүләү (сөйләү), тимә, түмә (төймә), ирәнү, үрәнү (өйрәнү), иләнү, үләнү (өйләнү), сиәк, сүәк (сөяк). Сүз ахырында ый, н урынына ай, әй дифтонглары кулланыла: йоклай (йоклый), уйнай (уйный), эшләй (эшли), танымай (танымый), белмәй (белми). Мондый күренеш диалектның башка сөйләшләрендә дә киң таралган.
Грамматика. Сөйләштә инфинитивны -мага, -мәгә, -ма, -мә, "асы, -әсе кушымчалары белдерә: Галия укымага китте (Галия укырга китте). Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы -ган, -гән урынына -ып, -сп кулланыла: Йоклап китепмен, сез кайтканны сизмәпмен (Поклан киткәнмен, сез кайтканны сизмәгәнмен). Бу үзенчәлек урта диалектка хас түгел, ул мишәр һәм Көнбатыш Себер татарлары диалектларында киң таралган. Кыскасы, -ып, -еп аффикслы билгесез үткән заман хикәя фигыль кыргыз, казах, үзбәк, уйгур телләренә хас. -калады, -кәләде кушма, гибрид формант күптән үткән дәвамлы заманны белдерә: Мин кечә кайткаладым каладан (Мин каладан кичә кайткан идем). -сы, -се аффиксы 3 нче затта бердәнбер тартым кушымчасы санала: ачусы (ачуы), борнысы (борыны), урнысы (урыны), берсегез (берегез), барсыгыз да (барыгыз да). Иялек килеш кушымчасы -иың, -нең урынына кушма аффикс -нынкысы, -ненкесе файдаланыла: анынкысы яулык (аның яулыгы), безненкесе йералма (безнең бәрәңге), әтием- ненкесе фамилия (әтиемнең фамилиясе).
Лексика. Арлау (чистарту), башварлык (баш юу өчен әзерләнгән әйрән), дуен (күп, мул), явер (нәсел), буел (хәзер), бәләкәй (мендәр), усал (начар), ягу (ябыштыру, сылау), ябыгу (юксыну, сагыну), бан (хужа, ир), качак, кучак (тәрәзә), кужылы (кырмыска), мажес (тырма, удмурт теленнән кергән), шура (күркә, удмурт теленнән алынган), серек (почмак, шулай ук удмурт теленнән кергән).[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Баязитова Ф.С. Нократ сөйләше. Рухи мирас: гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор. – Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2006. – 240 б.
- Исхаков Д.М. Татаро-бесермянские этнические связи как модель взаимодействия булгарского и золотоордынско-тюркского этносов // Изучение преемственности этнокультурных явлений. М., 1980.
- Баязитова Ф.С. Нократ татарлары // Татарстан.— Казан, 1994.— №3—4.— 130—142 б.
- Вәлиди Җ. Нократ һәм Глазов татарлары арасында // Татарстан.— № 5—6.— Казан, 1929.— 40—42 б.