Норлат районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норлат районы гербы latin yazuında])
Норлат районы гербы
Нигезләнү датасы 15 июль 2006
Сурәт

Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районы гербы.

Герб Норлат муниципаль районы Советының 57нче карары белән 2006[1] елның 15 июлендә расланган.

Герб 2153 номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 30 нчы номер белән кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«В пересечённом зеленью и червленью поле — золотое сияющее солнце (без изображения лица), диск которого окаймлён вверху зеленью, а внизу червленью, и поверх всего — скачущий серебряный конь, в оконечности две золотые головки колосьев, сложенными стеблями накрест».

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норлат районы гербы районның тарихи, мәдәни һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Гербның төп фигурасы — балкып торган кояш фонында чабучы атның символикасы күп мәгънәгә ия. Бер риваять буенча Норлат шәһәре исеме татар теленнән «Нурлы ат " буларак тәрҗемә ителә.

Ат спорты һәм ат үрчетү районның социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләре булып тора. Норлат атлары һәм җайдаклары Татарстанда гына түгел, Россиядә дә киң билгеле. Ат заводы Россиядә инглиз ат токымыннан атлар үрчетү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе булып тора.

Кызыл кырдагы башаклар Норлат районының үз нигезендә авыл хуҗалыгы районы булуын күрсәтә.

Алтын-уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл символы.

Кызыл төс-хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Яшел төс-табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норлат шәһәре һәм Норлат районы гербының беренче варианты 1998 елның 24 гыйнварында расланган. Герб рус телендә түбәндәге тасвирламага ия: «Щит рассечён надвое пониженным узким серебряным поясом. В верхней, зелёной части щита половина выходящего из пояса солнца, испускающего золотые лучи, обременённого бегущей серебряной лошадью. В нижней червлёной части щита два золотых колоса с перекрещёнными стеблями. В червлёной голове щита серебряное название города»..


2005 елның 10 декабрендә Норлат районы гербының яңа варианты раслана, аның рәсеме 1998 елгы Герб вариантын кабатлый, әмма кайбер үзгәрешләр була: гербтан шәһәр исеме төшереп калдырыла, көмеш поясы киңрәк була. Гербның тасвирламасы да үзгәрде.

2006 елның 15 июлендә хәзерге вакытта Норлат районының гамәлдәге гербы расланды.

Гербның идеясе: Фатыйх Сибагатуллин (Норлат),

Герб Татарстан Президенты каршындагы Геральдика шурасы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелде:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]