Нәҗип Нугаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Нугаев latin yazuında])
(Нугаев Нәҗип битеннән юнәлтелде)
Нәҗип Нугаев
Туган 1910
Иске Кулаткы, Хвалын өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 6 май 1946(1946-05-06)
Шәһресәбз, Кашкадәрья өлкәсе, Үзбәкстан ССР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены (Ленин ордены)

 Нәҗип Нугаев Викиҗыентыкта

Нугаев Нәҗип Ногман улы (1910-1946) — Советлар Берлеге каһарманы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елда хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы авылында (хәзер шәһәр тибындагы бистә) крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Башлангыч белемле. Колхозда эшләгән. Совет Армиясенә 1941 елның октябрендә алынган.

1943 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә. 1669нчы танкка каршы керәш артиллериясе полкының (7нче гвардия армиясе, Дала фронты) туп төзәүчесе кече сержант Нугаев Бородаевка авылы янында (Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровский районы) 1943 елның 5 октябрендә дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда расчеты белән 4 танкны, шул исәптән бер авыр танкны юк иткән. Яраланган, ләкин сугыш кырын ташлап китмәгән. Дошман танкларының һөҗүме туктатылган. СССР Югары Советы Президиумының 1943 ел 26 октябрь Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

1946 елның 6 маенда вафат.

Истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстан ССРның Кашкадәрья өлкәсендәге Шәһрисабә шәһәрендә җирләнгән. Шәһәрдә Геройның бюсты куелган һәм бер урамга аның исеме бирелгән.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]