Нугай (бәкләрибәк)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нугай (бәкләрибәк) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нугай
Nogai flag.svg
Алтын Урданың бәкләрибәге
Вазыйфада
1270 – 1300
Туган 1235
Үлгән 1300
Әти Татар
Алтын Урда

Нугай (ﻧِوﻌﺎﻲ, монг. Ногай, 1235-1300) — Алтын Урда бәкләрибәге, Алтын Урда көнбатыш олысының хакиме, аның олысы Дунай сул ярыннан Днестр елгасына кадәр җәелгән, ирәге бүгенге Исакча шәһәре янында булган.

Алтын Урдада табылган бәкләрибәк Нугай (1235-1300) тамгасы, XIII гасыр

1270 елдан Сарай ханнарына буйсына. Нугай хакимлеге астында (вассал бәйлелеге астында) Болгария, Сербия көньяк һәм берничә төньяк урыс кенәзлекләре булган.

Византия императоры Михаил VIII Палеолог никахтан тыш кызы Ефросиньягә өйләнгән булган.

Чыгыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1235 яки 1340 елда туган, Җүчи җиденче улы Бувал оныгы, Татар улы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1262 елда Нугай Җүчи нәселе һәм Хулагу нәселе арасындагы сугышта катнаша, Дәрбәнт өчен канкойгыч бәрелештә сугыша. 1263 елда Бәркә хан ярдәмендә бәкләрибәк Нугай Хулагуид гаскәрен җиңә.

1265 елда Нугай Кура елгасын үтеп, Кавказ өчен сугышта катнаша, Абага бертуганы Юшумут гаскәренә җиңелә, күзен югалта. Нәтиҗәдә Нугай гаскәре төньякка китә.

1270 елда Нугай гаскәре Кара диңгез төньяк ярына, соңрак Дунай елгасына күчә, Византиягә һәм Болгариягә һөҗүм итә.

1273 елда Нугай гаскәре Византия императоры Михаил Палеолог гаскәрен тар-мар итә, император үз кызы Ефросиньяне Нугайга кияүгә бирергә мәҗбүр булган.

1288-1291 елда Нугай Галиция кенәзе Лев Данилович катнашында Польшага каршы һөҗүм итә.

1291 елда Нугай Туктай ханына Алтын Урда тәхетенә утырырга булыша.

1293 елда Урыс Олысының төньяк өлешенә һөҗүм итә, баш күтәрүне бастыра.

1299 елда Нугай Туктай белән талаша, Туктай Нугай дошманнары белән берләшеп, Буг елгасында Нугай гаскәрен җиңә, Нугай яралана, кача һәм 1300 елда үтерелә.

Бәкләрибәк Нугай 1270 елдан үз тамгасында ике башлы бөркет билгесен суга башлый. Кайбер чыганаклар буенча Византиядән иртәрәк, Бөек Сәлҗүк дәүләтеннән соң.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.