Эчтәлеккә күчү

Нукуалофа

21°08′04″ ю. ш. 175°12′07″ з. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нукуалофа latin yazuında])
Нукуалофа
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-to" does not exist.
Нигезләнү датасы 1795
Сурәт
Рәсми исем Nukuʻalofa
Демоним Nukualofien[1] һәм Nukualofienne[1]
Рәсми тел тонга теле һәм инглиз теле
Дәүләт  Тонга[2]
Нәрсәнең башкаласы British Tonga[d] һәм Тонга
Сәгать поясы UTC+13:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Тын океан
Халык саны 23 221 (2016)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 3 метр
Мәйдан 11,41 км²
Почта индексы 00196-8000
Харита сурәте
Һавадан күренеш
Җирле телефон коды 676
Карта
 Нукуалофа Викиҗыентыкта

Нукуало́фа[3] (тонга. Nukuʻalofa) — Тын океандагы Полинезия дәүләте Тонга корольлеге башкаласы. Халкы — 24 310 кеше[4] (2010). Тонгатапу[d] утравында урнашкан.

Нукуалофада диңгез порты, Тонгатапу утравында Халыкара аэропорт[d] эшли.

2006 елгы тәртипсезлек вакытында

Нукуалофа өч төп районга бүленгән:

  • Коломотуа
  • Колофоу
  • Мауфанга

Шәһәрдә базарлар һәм үзәк эшлекле район бар. Аның зур өлеше 2006 елда Нукуалофадагы тәртипсезлекләр[d] вакытында җимерелгән. 2008 елда Кытайның 55 миллион АКШ доллары күләмендә финанс ярдәме белән реконструкция башланган[5][6].

Табигать шартлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Нукуалофа Тонга архипелагының иң зур мәрҗән утравы ― Тонгатапуның төньяк яр буенда урнашкан. Бу урында тропик океан климаты. Һава температурасы ел дәвамында +20 °C тан +26 ° C ка кадәр тирбәлә. Яңгырлар сезоны декабрьдән апрельгә кадәр дәвам итә. Явым-төшем 1500 мм чамасы. Табигый үсемлекләр башлыча тропик урманнар, куаклар һәм пальмалардан тора.

Фуаамоту халыкара аэропорты

Шәһәр халкы саны ― 24 310 кеше (2010). Шәһәрдә нигездә тонгалылар[d] яши (96 %). Рәсми телләр икәү ― тонга һәм инглиз телләре. Дин тотучылар ― күпчелек христианнар башлыча мормоннар[d]. Мөселманнар азчылык.

Шәһәрнең үсеш тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Европалылардан беренче булып Тонгатапу утравына 1643 елда Голландия диңгез сәяхәтчесе Абель Тасман[d] туктаган. 1773 һәм 1777 елларда Нукуалофа территориясенә инглиз капитаны Джеймс Кук килгән. Якынча XIX гасыр урталарына Тонга утраулары җирле король хакимлеге астында берләштерелгән. Король 1900 елда Бөекбритания белән корольлек өстеннән протекторат урнаштыру турында килешү имзалаган. 1970 елда протекторат бетерелгәннән соң, ил бәйсез дәүләт буларак игълан ителгән, һәм Нукуалофа Тонга башкаласы статусын алган.

Мәдәни әһәмияте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Нукуалофа король сарае

Тонга башкаласының төп истәлекле урыны булып 1867 елда төзелгән король сарае[d] тора. Шәһәр тирәсендә Океаниянең борынгы цивилизацияләренең оборона корылмалары хәрабәләре һәм борынгы тонгалы аристократларның каберлекләре сакланган. Шәһәр пляжларга бай. Шәһәр үзендә үсүче орхидеяләрнең күп төрләре белән дан тота.

  1. 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. archINFORM — 1994.
  3. Словарь географических названий зарубежных стран. — 3-е изд. перераб. и доп. — М.: Недра, 1986. — С. 258. — 459 с.
  4. Tonga: largest cities and towns and statistics of their population World Gazetteer(ингл.)(алм.)(фр.)(исп.)
  5. Mary Fonua, Linny Folau and Pesi Fonua (2006-11-16). Rioting crowd leaves trail of wreckage in Nukuʻalofa. әлеге чыганактан 2007-02-04 архивланды. 2018-11-01 тикшерелгән.
  6. Six found dead after Tonga riots (2006-11-17). әлеге чыганактан 2013-04-19 архивланды. 2018-11-01 тикшерелгән.