Эчтәлеккә күчү

Нурания Вәлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурания Вәлиева latin yazuında])
Нурания Вәлиева
Туган 28 май 1927(1927-05-28)
Мазарбашы, Россия
Үлгән 13 ноябрь 1993(1993-11-13) (66 яшь)
Бәрәңге районы, Мари Иле, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре депутат

Нурания Вәлиевна Вәлиева (1927 елның 28 мае, Алашайка, Парагинский районы, Мари автономияле өлкәсе, РСФСР, СССР — 1993 елның 13 ноябре, шунда ук) — Совет мари терлекчесе, хезмәт герое. Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасының Парагинский районы В. И. Ленин исемендәге колхозның дуңгызчысы (1965—1980). Ленин ордены кавалеры (1973). VI чакырылыш Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы депутаты (1963—1967).

Ул 1927 елның 28 маенда хәзерге Марий Элның Парагинский районы Алашайка авылында туган. Башлангыч белем алган.

1943 елда ул гади эшче була, ә 1965 елдан 1980 елга кадәр Мари АССРның Парагинский районындагы В. И. Ленин исемендәге колхозда дуңгызчы булып эшли. 1976 елда, бишьеллык план нәтиҗәләре буенча, ул 5000, ягъни елына 1000 дуңгыз баласы алган! Ул шулай ук яшьләр өчен тәҗрибәле остаз буларак та билгеле булган.

Терлекчелек өлкәсендәге казанышлары өчен ул Ленин, Октябрь революциясе, «Мактау Билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Ул VI чакырылыш (1963—1967) Мари АССР Югары Советы депутаты итеп сайланган.

Ул 1993 елның 13 ноябрендә Мари Эл Парангинский өлкәсенең Алашайка авылында вафат булган.

  • 1975 елда мәшһүр татар шагыйре Мәхмүт Хөсәен аңа «Нурания» шигырен багышлаган.
  • 2019 елның декабрендә Марий Элның Парагинский Ветераннар йортында Алашайка авылында туган, танылган терлекче Нурания Вәлиевага багышланган кичә үткәрелде.
  •  Вәлиева Нурания // Марий биография энциклопедиясе
  •  Вәлиева Нурания // Марий Эл республикасының энциклопедиясе
  • Хусаинов Р. На орденоносца равнялись все // Наша жизнь. — 8 марта 2013 г.
  •  Опарина Т. Т. Вәлиева Нурания // Марий биография энциклопедиясе