Нурания Җамали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурания Җамали latin yazuında])
Нурания Җамали
Туган телдә исем Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева
Туган 5 июнь 1955(1955-06-05) (68 яшь)
Казан
Яшәгән урын Адоратски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре режиссер
Балалар уллары Булат, Азат
Ата-ана
  • Мөхәммәтхан (әти)
  • Рокыя (әни)

Нурания Җамали, Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева — телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы. Татарстанның атказанган артисты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 5 июнендә Казанда туган. Әти-әнисе Арча районы Кәче һәм Наласа авылларыннан. Казан шәһәренең 113 мәктәбен, Казан театр училищесын, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Театр училещесындә Ш. Әсфәндиярова, П. Исәнбәт, А. Хәйруллина, Д. Сираҗиевта укый. Төркемдәшләре — Харис Төхфәтулов, Мансур Ибраһимов, Рушания һәм Николай Юкачевлар, Сәкинә Минханова.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәктәпне бетергәч, Казанның «Тасма» заводында эшли.
  • Театр училещесын тәмамлагач, К. Тинчурин исемендәге театрга билгеләнә. А. Гайдар исемендәге пионерлар сараенда режиссер, Казан балалар иҗаты үзәгендә педагог булып эшли.
  • 1990 елдан телевидениегә күчә, «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруының алып баручысы һәм мөхәррире.
  • Телевидениедә чирек гасыр хезмәт итә.
  • 1996 елдан ТНВ өчен фильмнар төшерә.

ТВ режиссеры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче фильмы «Су кызы» әкияте (авторы Нурия Сәйяр) буенча эшләнгән. «Тиен малае Тим-Тим» (авторы Фәнис Яруллин), «Уңган куян балалары», «Кар чәчәге», «Хан кызы Нурсолтан» кебек телеспектакльләре дөнья күргән. Гөлшат Зәйнашеваның «Тузган торактан күчкәндә» әсәре буенча телефильм төшерә. «Утырып уйлар уйладым», «Әнкәмнең догалары», «Китап», «Шигъри мизгеләр», «Ач, шигърият, серләреңне» тапшыруларына нигез сала.

А. Хәлим повесте буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмы 2008 елда узган «Алтын мөнбәр» (халыкара) мөселман кинофестивалендә иң яхшы 10 фильм исемлегенә керә.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Тузган торактан күчкәндә»
  • «Яңа елда бергә булыйк»
  • «Кешечә яшик»
  • «Китәм димә»
  • «Яланаяклы кыз»
  • «Ерактагы йолдызым»
  • «Сөю көтә йөрәк»
  • «Ышанасы килә»
  • «Бәхетлеме син?»
  • Язышлардан узмыш юк
  • «Кияү балакай»
  • «Сөюләрем сине хак минем»
  • «Уеннан уймак»
  • «Нәгыймә»


Фильмга төшкән авыллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстанның атказанган артисты
  • 2011 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айгөл Әхмәтгалиева. Нур иясе. Мәйдан-Чаллы, 2015 ел, 9 нчы сан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]