Нурбәк Батулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурбәк Батулла latin yazuında])
Нурбәк Батулла
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Нурбәк Роберт улы Батуллин

Туу датасы:

6 март 1988(1988-03-06) (36 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Казан

Һөнәре:

балет биючесе, хореограф, балетмейстер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2007-х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Алтын битлек» премиясе - 2018 Муса Җәлил премиясе - 2019 «Тантана» премиясе - 2021

Нурбәк Батулла, Нурбәк Роберт улы Батуллин (1988 елның 6 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — биюче, хореограф, балетмейстер, 2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. 2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының балетмейстеры. «Алтын битлек» (2018), Муса Җәлил исемендәге (2019) һәм «Тантана» (2021) премияләре лауреаты.

Тышкы рәсемнәр
Кечкенә чакта гаиләсе белән төшкән фотосурәте.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елның 6 мартында Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе Рузия. Энесе Байбулат (16.03.1993, режиссер). Казанның 155нче мәктәбен (1999), «балет биючесе» белгечлеге буенча Казан хореография укуханәсен (ТР халык артисты В. Н. Бортяков классы, 2007) тәмамлаган. Ике ел Казан консерваториясенең балетмейстрлык факультетында укый. 2012 елга кадәр Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясендә «балетмейстер-хореограф» белгечлеге буенча укуын дәвам итә (А. Полубенцев курсы). «Драма һәм кино актеры» белгечлеге буенча Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен (Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты(рус.), рус. РГИСИ) тәмамлаган (Л. Грачева, В. Фильштинский курсы, 2016)[1].

2007-2010 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе. Театрның «Мадам Баттерфляй» һ. б. спектакльләрендә катнаша.

2016 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балетмейстеры, сәхнәгә куючы[2].

2016 елдан Казан хореография укуханәсендә укыта[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара театр проектларында катнаша. «Сөембикә» биюе, «Бие-бие Хәйбулла», «MY NURIEV» моноспектакле [4], хореографик номерлар («Шамаил» спектакле) авторларының берсе. Композитор Ислам Вәлиев белән «ДНК күчеше» (DNA Shift) биюен иҗат итә[5].

«Иҗади мохит» мәдәни башлангычлар фонды куйган «Зов начала (Әлиф)» спектаклендә баш рольне башкаручы. Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры — Туфан Имаметдинов. Сәхнәдә татар халкы мең елдан артык кулланган гарәп әлифбасы бию аша күрсәтелде[6].

«Театрда импровизация» актерлык лабораториясе дигəн проектта катнаша.

2019 елның 4 ноябрендә «Калеб» клубы проекты булган «Өтүкән» перформансын (Йолдыз Миңнуллинаның «Өтүкән» поэмасына нигезләнеп) сәхнәгә куя[7].

Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театрында(рус.) Пётр Чайковскийның «Черевички» кәмит-фантастик операсын куюда катнаша. Тамашаны Екатеринбургта күрсәтәчәкләр. Н. Батулла беренче мәртәбә опера спектакле өчен биюләр иҗат итә, аңа моны «Черевички»ны куючы режиссёр Борис Павлович(рус.) тәкъдим иткән[8].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Алена, керәшен кызы. Уллары Туран белән Ирхан.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын битлек» премиясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герой номера. Нурбек Батулла. «Идель», 2017 ел, декабрь.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Курс профессора Л.В. Грачевой (Выпуск 2016 года). Сайт РГИСИ(рус.)
  2. ТНВ йолдызы булган Нүрбәккә яңа эш урыны бирелгән. tatar-today.ru
  3. nurbak.batulla. facebook.com(рус.)
  4. Айсылу Кадыйрова. Премьера «Мой Нуриев» в Казани: «Очень лихо, очень круто...». «Вечерняя Казань», 11.12.2015(рус.)
  5. Нурбәк Батулла: «ДНК күчеше» – геннардан чыккан әсәр. Азатлык радиосы, 27.11.2016
  6. Нурбәк Батулла: «Әлиф» – гайре табигый тамаша. Азатлык радиосы, 22.09.2017
  7. Казанда «Өтүкән» перформансы күрсәтелде. Азатлык радиосы, 5.11.2019
  8. Нурбәк Батулла Екатеринбур театры операсын куюда катнаша. Azatlıq Radiosı – Telegram, 09.08.2022
  9. Рудольф Нуреев. Рудик. film.ru
  10. Зов начала (Әлиф). «Алтын битлек» фестиваленың рәсми сәхифәсе(рус.)
  11. «Алтын битлек» алган Нурбәк Батулла: «Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм». Азатлык радиосы, 15.04.2018
  12. Нурбәк Батулла: Безнең буынның премияләргә исе китми. Азатлык радиосы, 12.02.2019
  13. В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля 2019 елның 18 февраль көнендә архивланган.. Сайт Министерства по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019
  14. «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021