Нургыйса Тлендиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нургыйса Тлендиев latin yazuında])
Нургыйса Тлендиев
Tilendi'ev Atabai'uly

Н. Тлендиев
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Нургыйса Тлендиев

Тулы исеме

Нургыйса Атабай улы Тлендиев

Туу көне

1 апрель 1925(1925-04-01)

Туу урыны

Казакъстан АССР Алматы өлкәсе Или районы Шиликимер авылы

Үлү көне

15 октябрь 1998(1998-10-15) (73 яшь)

Үлү урыны

Алматы

Эшчәнлек еллары

1950-1990

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан

Һөнәрләр

композитор

Моң

классика, эстрада

Кораллар

думбыра, пианино

Жанрлар

опера, балет, поэма, лирик җыр

Коллективлар

«Отырар сазы» оркестры

Хезмәттәшлек

Курмангазы исемендәге оркестр

Бүләкләр

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Казакъстан дәүләт премиясе (1978)

Милләт

казакъ

IMDb

ID 0864743

Нургыйса Тлендиев (Нургыйса Атабай улы Тлендиев, каз. Tilendi'ev Nurg'i'sa Atabai'uly) — казакъ композиторы, дирижер, думбырачы. ССРБ (1984), Казакъстан ССР (1975) халык артисты. Казакъстанның Халык Каһарманы (1998). Казакъстанның Дәүләт премиясе лауреаты (1978).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Тлендиев һәйкәле. Тараз. 2010

1925 елның (1927[1]) 1 апрелендә РСФСР Алматы өлкәсе Или районы Шиликимер авылында туган. Әтисе Атабай атаклы көйче булган, әнисе Салиха гармунда уйнаган. Кечкенәдән думбырада уйнаучы Нургыйсага, нотага өйрәнү өчен дип, әнисе 5 яшендә беренче пианино сатып алып биргән.

1934 елда, Нургыйсаның уйнавын тыңлап, сокланган казакъ композиторы Әхмәт Жубанов аны үзе укыткан музыка укуханәсенә укырга чакыра.

12 яшендә думбырачылар ансамблендә (соңыннан Курмангазы исемендәге халык уен кораллары оркестры) думбырачы, 14 яшендә дирижер ярдәмчесе була.

Бөек Ватан сугышында катнаша, Курскидан Берлинга барып җитә, өч мәртәбә яралана, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның октябренда Казакъстан ССР хөкүмәте соравы буенча хәрби хезмәттән азат ителә.

Курмангазы исемендәге Казакъ дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультетында укый. Мәскәү дәүләт консерваториясенең дирижерлык факультетын (Н. Аносов курсы) тәмамлаган (1953).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1953-1961 Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театры баш дирижеры.
  • 1961-1964 Курмангазы исемендәге Казакъ дәүләт халык уен кораллары оркестры баш дирижеры.
  • 1968 елдан «Казакъфильм» студиясенең музыка мөхәрририятенең баш мөхәррире.
  • 1981-1998 үзе оештырган «Отырар сазы» халык уен кораллары оркестры баш дирижеры.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Тлендиев казакъ музыка мәдәниятендә якты эз калдырган шәхес. Ул төрле жанрдагы 500 музыка әсәре: җырлар («Qustar a'ni»/ Кошлар җыры), көйләр (атаклы «A'lqi'ssa»/ Әлкыйсса), романслар, увертюралар, поэмалар, кантаталар, опералар, балет авторы. 40 пьесага, 20 кинофильмга музыка язган: М. Әүэзов, Ш. Айманов, Т. Ахтанов, А. Таҗибаев пьесалары, «Kyz Jibek» («Aqqy'» (Аккош) көе), «Ki'ly kezen», «Menin' atym Qoja» (Минем атым/ исемем Хуҗа), «Алпамыш мәктәпкә бара», «Далада куу» («Mahambet»/ Мәхәббәт саундтрегы) фильмнары, «Qarlyg'as'tyn' qui'ryg'y nege ai'yr», «Aqsaq qulan» мультфильмнары.[2] Казакъ опера һәм балет сәнгатен үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. «Ортеке» һәм «Достық жолымен» (Дуслык юлы белән) балетларына партитуралар (Лев Степанов белән берлектә), «Алтын таулар» операсы (Котдүс Кужамьяров белән берлектә, 1960), халык уен кораллары оркестры өчен «Ата толғауы» поэмасын яза.

«Ақ құсым», «Куа бол», «Көңілді бикеш» җырлары хатыны Дарига Тлендиевага багышланган.

Казакъ шагыйрьләре Томанбай Молдагалиев, Кадыйр Мырзалиев, Мозаффар Әлимбаев, Мукагали Макатаев шигырьләренә көйләр язган.

«Отырар сазы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елда Казакъ дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче тәҗрибә ансамбле (җитәкчесе Булат Сарыбаев) базасында «Отырар сазы» халык уен кораллары оркестры төзи. Элегрәк язылган көйләрне оркестр өчен яңадан яза, Отырар шәһәрен казыганда табылган уен кораллары (мәсәлән, саз сорнай, сыбызгы, шанкубыз) оркестрда өр-яңадан яңгыраш ала. 1984 елда оркестр Мәскәүдә, Пётр Чайковский исемендәге залда рус, казакъ, татар халык көйләреннән төзелгән программа белән уңышлы чыгыш ясый. Вьетнам, Төркия, Төньяк Корея, Алманиядә гастрольләрдә була. 2009 елдан оркестрның (Н. Тілендиев атындағы Академиялық фольклорлы-этнографиялық "Отырар сазы" оркестрі) сәнгать җитәкчесе - кызы Динара (Динзөһрә) Тлендиева.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ халык артисты (1984).
  • Казакъстан ССР халык артисты (1975)
  • Казакъстанның Хезмәт Каһарманы (1998).
  • Казакъстанның Дәүләт премиясе лауреаты (1978).
  • Казакъстан ССР атказанган сәнгатъ эшлеклесе (1959).
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шиликимер авылы исеме Нургыйса Тлендиев авылына үзгәртелә (2005).
  • «Отырар сазы» оркестрына Нургыйса Тлендиев исеме бирелә (1998).
  • Алматыда, 1979 елдан яшәгән фатирында (Кунаев урамы, 96), музей оештырыла (2014).
  • Таразда (2010), Алматыда (Фурманов урамында, 2011) һәйкәл куела.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. туган елы 1927, сугышка китү өчен, яшен арттырып, 1925 дип күрсәткән
  2. Нур интернет порталында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-06-10