Нуретдин Ми Гуанцзян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нуретдин Ми Гуанцзян latin yazuında])
Нуретдин Ми Гуанцзян
Туган телдә исем Хаҗи Нуретдин Ми Гуанцзян
Туган 1963(1963)
Кытай, Шәндуң провинциясе, Юйчэн шәһәре
Милләт хуэй
Ватандашлыгы КХҖ КХҖ
Һөнәре хаттат
Сайт http://www.hajinoordeen.com

Нуретдин Ми Гуанцзян, Хаҗи Нуретдин Ми Гуанг (Гуаңҗаң) (кыт. 米廣江, ингл. Haji Noor Deen Mi Guangjiang (Guang Jiang), 1963 ел, Кытай, Шәндун провинциясе, Юйчэн) — каллиграф, Кытайда ислам каллиграфиясе рәссамнарының берсе. Хөсне хатның кытай каллиграфиясе белән гарәп каллиграфиясе катнашкан яңа стилен (сини стиле) уйлап чыгаруы белән танылу алган. 2009 елда Хаҗи Нуретдин «2009 елның иң йогынтылы 500 мөселманы» исемлегенә кергән [1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аллаһының гүзәл исемнәре. Гарәп-кытай хөсне хаты

1963 елда Көнчыгыш Кытайның Шәндуң провинцисе Юйчэн шәһәрендә туган. Ислам каллиграфиясен 17 яшеннән өйрәнә. Башта гарәп телен һәм ислам сәнгате турында белемне Кытайдагы җирле мәчеттә алган. 8 ел (4 ел уку, 4 ел иҗат итү) Мисырда гарәп каллиграфиясе нечкәлекләренә өйрәнгән. 1997 елда Кытай рәссамнарыннан беренче буларак, гарәп каллиграфисе буенча сертификат (иҗазәтнамә) алуга ирешкән, Мисыр хаттатлары берләшмәсенә кабул ителгән һәм сини стиле буенча эксперт дип танылган. 2008 елда Хәсән Чәләби һәм Дауд Бәкташтан хөсне хат үзенчәлекләренә өйрәнә.

Рәссам Һарвард университетында, Кембриҗ университетында, Берклидагы Калифорния штаты университетында, Массачусетс технология институтында, Бухари институтында, Зәйтүнә көллиятендә (Калифорния) мастер-класслар үткәрә. 2000 елдан Хенән провинциясенең Җеңҗү шәһәрендәге ислам көллиятендә лекцияләр укый Һәм гарәп каллиграфиясенә өйрәтә. 2010 елда Хенән провинциясендә рәсми рәвештә «Ислам гарәп каллиграфиясенең кытай йорты»н ача. Әлеге йорт Кытайда гарәп каллиграфиясен (сини стилен) академик өйрәтүче бердәнбер оешма санала. «Ислам гарәп каллиграфиясенең кытай йорты»нда булачак рәссамнар-хаттатлар сини стиленың нигезләрен, тарихын һәм хәзерге үсешен, шулай ук әлеге стильның төрле каллиграфларның иҗатында чагылышын өйрәнәләр. Дәресләр якшәмбе көнне, өйлә намазыннан соң башлана һәм 5 сәгать дәвам итә. Хаҗи Нуретдинның шәкертләре арасында күпчелеге мөселман яшьләре, араларында ислам динен кабул итмәгән, башка диндәге яки бернинди дин тотмаучы студентлар да бар. Хаҗи Нуретдинның үзе укыткан шәкертләренә ислам каллиграфиясе сәнгате өлкәсендә иҗат итәргә рөхсәт бирүче иҗазәтнамә (сертификат, диплом) бирү хокукы бар. Әлеге «Ислам гарәп каллиграфиясенең кытай йорты» музейлар, университетлар, тикшеренү үзәкләре белән ныклы элемтә булдырган. Кызыксынган кешеләргә бөтен дөнья буйлап ислам һәм гарәп каллиграфиясе турында (бигрәк тә сини стиле турында) сөйләү өчен, халыкара конференцияләр, лекцияләр, мастер-класлар уздыра. Шулай ук интерьер дизайнының ислам стиле буенча киңәшләр бирә.

2005 елда Лондонның Британия музеенда (The British Museum) узган «Word into Art» күргәзмәсендә Хаҗи Нуретдинның «Аллаһының 99 гүзәл исеме» дигән рәсеме күрсәтелә һәм хезмәте музейга даими саклануга алына. Малайзиядә узган ислам каллиграфиясе күргәзмәсендә (2016) катнаша. Әсәрләре Британия музеенда, Сан-Франциско музеенда, Һарвард университетының сәнгать музеенда, Шотландиянең Милли музеенда, Малайзиянең ислам сәнгате музеенда саклана. Рәсемнәрен АКШ, Канада, Ирландия, Австралия, Сингапур, Мисыр, БГӘ, Катар, Маврикий, Күвәйт, Алжир, Төркия, Италия, Пакистан, Һиндстанда һ.б. илләрдә күрсәткән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сөбханаллаһ» (гарәпчә)
  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[3]. М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]