Нурзидә Әбдрәшитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурзидә Әбдрәшитова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нурзидә Әбдрәшитова
Туган 30 апрель 1957(1957-04-30) (64 яшь)
Баймак районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының халык артисты (2012)

Әбдрәшитова Нурзидә Әхмәт кызы (30 апрель 1957 ел) — башкорт театр актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты (2012)

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурзидә Әхмәт кызы Әбдрәшитова 1957 елның 30 апрелендә Башкорт АССРның Баймак районының Каратал авылында туган. Әнисе 1962 елда бик иртә йөрәк чиреннән вафат булып кала.

Аны, сеңлесен һәм агасын Чыңгыз авылында яшәгән Гарифә әбисе үз канаты астына ала. Өйе кечкенә генә булса да, йөрәге зур була әбисенең. Тик ул 1967 елда фани дөньядан китеп бара. Балалар яңадан Караталга, аталарының яңа гаиләсенә күчеп кайта.

1968 елда Каратал мәктәбе директоры Шәрифҗан Гаделшин аларны Баймак интернатына урнаштыра. Нурзидә Әхмәт кызы интернатны, аның директоры Юнир Самат улын, тәрбиячеләрен, укытучыларын зур хөрмәт, җылы хисләр, тик рәхмәт сүзләре белән генә искә ала.

Мәктәпне тәмамлагач, булачак актриса Куянтау тәҗрибә хуҗалыгында бер ел эшләп ала. Аннан, Роза Ильясованың үгетләүе буенча, Уфа дәүләт сәнгать институтына (хәзер академиягә) укырга керә.

Фәрдүнә Касыймова, Гөлли Мөбәрәкова, Суфия Корбангалиева, Тамара Ходайбирдина — аның укытучылары була. Фәрдүнә Касыймова һаман да иҗат юлында терәк укытучысы булып тора. Югары уку бинасын уңышлы тәмамлагач, 1977 елда А. Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрына эшкә кайта.

Яңа эшли башлагач та тамашачы мәхәббәтен яулап өлгерә, хәзер инде Башкортстанның халык дәрәҗәсенә күтәрелгән актрисаны белмәгән, ул тудырган образларны хәтерләмәгән кеше юктыр, мөгаен. "Айсылуның айлы кичләре"ндә — Хәнифә, "Ай тотылган төндә"дә — Тәңкәбикә, "Аккош җыры"нда — Әлимә, «Бичәкәй»дә — Утлыбикә, "Ак калфак"та — Раушания рольләре аша халыкка яхшы таныш ул.

Тәүге адымнарын басарга өйрәткән режиссеры Фәтхелислам Галәветдиновны олы хөрмәт белән искә ала Нурия Әхмәт кызы. Аңа Хисмәтулла Дәүләтов, Әсгать Янбәков, Каюм Хөсәенов, Рәмзилә Әделшина, Хәмзә Курсаев, Закирҗан Ханов, Шәмсинур Сираҗетдинова кебек сәхнә осталары белән бергә эшләргә, иҗат итәргә насыйп була.

Менә инде 35 ел Нурзидә Әхмәт кызы яраткан театрына тугры хезмәт итә. Шушы арада кырыктан артык роль башкарып, халык ихтирамын яулаган.

Театр сәнгате өлкәсендә күрсәткән хезмәте өчен 2012 елда Нурзидә Әхмәт кызы Әбдрәшитовага «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүге тапкыр уйнаган спектакльләре: «Алсу таңнар», «Сәер йолдызлар», «Зимагурлар», «Кыю кызлар», «Кара төндә якты моң»...

«Кара төндә якты моң» спектаклендә төп рольне — яшь хатын Гөлбикә образын тудыра. Көчле рухлы, уй-хисле, ышанычлы, урыны белән ярсу образ ул.

«Ай тотылган төндә» спектаклендәге Тәңкәбикә роле.

«Рәйсә+Фәйзи», «Кызлар нигә елый?», «Тойгылар нигә сүнә?», «Төштәге җыр», «Ак калфак», «Аккош җыры», «Казан сөлгесе», Арыслан Мөбарәковның "Бичәкәй" спектакльләрендәге рольләре дә тамашачы күңеленә хуш килә.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2012)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елда Риза Әбдрәшитовка кияүгә чыга. Илгиз белән Илнур исемле уллары бар. Барысының да тормышы театр белән бәйләнгән: олы улы Илгиз — драма артисты, кечесе Илнур — театр директоры вазифасын башкаручы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]