Зыя Нуриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зыя Нуриев latin yazuında])
(Нуриев Зыя битеннән юнәлтелде)
Зыя Нуриев
Туган телдә исем Зыя Нури улы Нуриев
Туган 8 март 1915(1915-03-08)
Бөре өязе, Югары Лачынтау авылы
Үлгән 19 октябрь 2012(2012-10-19) (97 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт татар (сылтама кирәк)
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР, Россия байрагы Русия
Әлма-матер СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d]
Һөнәре дәүләт һәм партия эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Социалистик хезмәт герое билгесе
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

Зыя Нури улы Нуриев – күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1957-1969 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре.

Зыя Нури улы Нуриев 1915 елның 21 мартында хәзерге Башкортстанның Бөре районындагы Югары Лачынтау дигән татар авылында туып үсә. 1933 елда Бөре педагогия техникумын тәмамлый. Егерме яшендә ул Бөре районы мәгариф бүлеген җитәкли. Алдагы хезмәт юлы партия һәм совет органнарында үтә. Шушы баскычларда югары үрләргә менә искиткеч оештыру сәләтенә ия һәм гыйлемле җитәкче.

Башкортстанга 12 ел җитәкчелек иткәннән соң, Зыя Нуриевны Мәскәүгә алалар. Анда ул башта өч ел СССРның Хәзерләүләр министры вазифаларын башкара, аннан соң 1973 елда СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнә. З.Нуриев әлеге җаваплы вазифада 12 ел эшли һәм үзен талантлы җитәкче итеп таныта, пенсиягә зур хөрмәт белән китә.

Соңгы 40 елын Мәскәүдә яши. 1985 елдан - СССР дәрәҗәсендәге пенсионер.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]