Нуриман районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нуриман районы latin yazuında])
Нуриман районы
баш. Нуриман районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Кызылъяр
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 20 824 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Салават районы, Дыван районы, Караидел районы, Благовещен районы, Иглин районы һәм Чиләбе өлкәсе
Мәйдан 2634 км²
Почта индексы 4524ХХ
Харита сурәте
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Җирле телефон коды 34776
Карта
 Нуриман районы Викиҗыентыкта

Нуриман районы (баш. Нуриман районы) — Башкортстан республикасындагы муниципаль район. Районда барлыгы 47 торак пункт исәпләнә.

Район үзәге — Кызылъяр исемле татар авылы Уфадан 100 чакрым ералыкта урнашкан.

Районда 21 499 (2009), 20 353 (2017) кеше яши.

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча: башкортлар ― 37,4 %, татарлар ― 28 %, руслар ― 22,7 %, марилар ― 10,2 %, башка милләт кешеләре ― 1,7% %[2].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район Уфа елгасының түбән агымының сул ярында, Уфа шәһәреннән төньяк-көнчыгышта урнашкан. Башкортстанның Иглин, Благовещен һәм Караидел районнары, көньяк-көнчыгышта Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Районның мәйданы 2 634 км² тәшкил итә, шуның 78 процентын яки 203 мең гектарын урманнар били.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920-21 елларда Бүләкәй-Көзәй вулысы 4 вулыска бүленгән:

  • Башкортлар яшәгән авылларны колачлаган Бүләкәй-Көзәй вулысы, үзәге — Яңа Күл.
  • Типтәр вулысына — татарлар һәм руслар яшәгән авыллар кергән: Нимесләр, Үкәрле, Үктәй, Теңкәш һ.б. Үзәге — Байгилде авылы.
  • Яңаникольская олысына төньягракта урнашкан татар һәм рус авыллары кергән.
  • Яңа Александровка авылы шул исемле олысның үзәге булып тора.

Район 1930 елның 20 августында барлыкка килә. Үз атамасын район Яңа Күлдән революционер-коммунист Баһаветдин Нуриманов хөрмәтенә ала.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[1]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
62 24942 20534 11928 07722 98521 93220 82420 12019 906

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нуриман районында 8 тулы урта һәм 10 төп 9-еллык мәктәп бар. Укучылар саны 2783, шул исәптән[13]:

руслар– 684 24,5%,

башкортлар– 789 28,3%,

татарлар- 941 33,8%,

чирмешләр — 342 12, 2%,

чуашлар — 5 0,1%,

украиннар- 2 0,07%,

белоруслар- 1 0,03%,

башкалар- 19 0,68%. Ике мәктәптә (Иске Күл (башлангычта) һәм Ишморатта) укыту башкорт телендә, берәр мәктәптә татар телендә (Нимесләр) һәм чирмеш телендә (Иске Бәдәй) укыталар. Калган мәктәпләрдә укыту рус телендә.

941 татар баласының 524е мәктәптә туган татар телен өйрәнә.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елга кадәр татар телендә Кызыл чишмә гәҗите нәшер ителгән.

Атнага 2 тапкыр русча «Красный ключ», айга 2 тапкыр башк. «НурИман» гәҗит-кушымтасы чыгып килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды. 2013-03-05 тикшерелгән.
  3. [1](үле сылтама)
  4. СССР җанисәбе (1939)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  6. СССР җанисәбе (1959)
  7. СССР җанисәбе (1970)
  8. ССҖБ җанисәбе (1979)
  9. СССР җанисәбе (1989)
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  13. http://nuriman.moy.su/index/nacionalnoe_obrazovanie/0-22