Нурия Гарсия Масип

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурия Гарсия Масип latin yazuında])
Нурия Гарсия Масип
Туган 1978(1978)
Испания, Ибица
Ватандашлыгы Испания Испания
Әлма-матер Җорҗ Вашиңтон университеты[d]
Һөнәре хаттат
Сайт http://nuriaart.com/

Нурия Гарсия Масип (исп. Nuria Garcia Masip, 1978 ел, Испания, Ибица) — каллиграф, иҗатын ислам каллиграфиясе сәнгатенә багышлаган сирәк хатын-кызларның берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Нурия Гарсия Масипның каллиграфия үрнәкләре
Нурия Гарсия Масипның каллиграфия үрнәкләре.

1978 елда Испаниядә Ибица утравында (ca) туа. Лицейда укыганда рәсем сәнгате буенча башлангыч белем ала. АКШта Джордж Вашингтон университетында испан һәм француз әдәбиятлары бүлеген тәмамлаган (1999). 2000 елда Вашингтонда Мөхәммәт Зәкәриядән ислам каллиграфиясе (бигрәк тә гарәп каллиграфиясенең рикагъ, нәстәгъликъ, сөлс, нәсх төрләре буенча) дәресләр ала. 2003 елда Марокконың Рабат шәһәрендә ислам сәнгате буенча иҗат итә башлый. Эшен Алманиядә, Алжирда дәвам итә. Истанбулга күчеп, ике ел иң яхшы төрек хаттатлары-остазлардан ислам каллиграфиясе серләренә өйрәнгән һәм 2007 елда Хәсән Чәләбидән диплом (иҗазәтнамә) алган[1]. Иҗаты классик стильләр (сөлс һ.б.) белән бәйле. АКШта, Мароккода, Төркиядә, Аурупада, Төньяк Африкада, Якын Көнчыгышта уздырылган күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә, семинарларда даими катнашып килә. 2010 елда Катарда изге Коръәнне нәшер итүдә (бизәү өлешендә) катнаша[2]. Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яши.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[3]. М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]