Нурия Измайлова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурия Измайлова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нурия Измайлова
Туган 1 гыйнвар 1950(1950-01-01) (69 яшь)
Благовар районы, Күчәрбай
Милләт татар
Һөнәре шагыйрә

Нурия Измайлова — татар шагыйрәсе.

Нурия Халит кызы Измайлова 1950 елның 1 гыйнварында Башкортстанда укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

Татарстанның Ютазы районы Якты Елга авылы мәктәбендә — башлангыч, аннан Башкортстанның Шаран районы Базгыя мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бер ел Үзбәкстан ССРның Фәрганә өлкәсе Ахунбабаев районы урта мәктәбендә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм методик кулланмалары чыгару буенча җаваплы редактор булып эшли.

Беренче шигырьләре 1965 елда, тугызынчы сыйныфта укыган чагында басылып чыга. Соңрак Нурия Измайлова Казанда татар телендә алты шигырь һәм бер проза җыентыгын нәшер итә.

1996 елдан ул АКШта яши.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]