Нурия Карамышева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурия Карамышева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нурия Карамышева
Туган 3 декабрь 1948(1948-12-03) (72 яшь)
Стәрлебаш районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре социолог
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Карамышева Нурия Миңлегали кызы (3 декабрь 1948 ел) — галим-социолог, югары мәктәп укытучысы. Социология фәннәре докторы (1988), профессор. Рәсәй Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурия Миңлегали кызы Карамышева 1948 елның 3 декабрендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Яңа Калмаш авылында туган.

1976 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

1976 елдан Стәрлетамак химия-технология техникумында укыта.

1985 елдан КПСС‑ның Стәрлетамак шәһәр комитетында эшли, 1987 елдан КПСС‑ның Стәрлетамак кала комитетының бүлек мөдире вазифасын башкара.

1990 елдан Стәрлетамак педагогия институтында (2012 елдан — Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы) укытучы булып эшли.

2002-2005 елларда бер үк вакытта Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе Стәрлетамак филиалының төп гыйльми хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурия Миңлегали кызының фәнни хезмәтләре идарә итү социологиясенә багышланган. Ул — 80‑нән артык фәнни хезмәт авторы.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Производственное самоуправление: качественные преобразования и перспективы развития : диссертация … кандидата социологических наук : 22.00.08 / Башкир. ун-т. — Уфа, 1993. — 153 с.
    • Социальное развитие промышленных предприятий в условиях становления рыночных отношений. — Уфа : Гыйлем, 2001. — 175 с. ISBN 5-7501-0240-8
    • Управление социальными процессами в производственных организациях в современных условиях : диссертация … доктора социологических наук : 22.00.08. — Уфа, 2005. — 318 с.
    • Управление социальными процессами в производственных организациях в условиях становления рыночных отношений. — Уфа : Гыйлем, 2007. — 212 с. ISBN 978-5-7501-0865-7
    • Формирование и управление человеческими ресурсами в современных условиях: Коллективная монография / Под общ. Ред. Д-ра социол. Наук, проф. Н. М. Карамышевой. — Уфа: Гыйлем, 2007. — 212 с.
    • Формирование и управление человеческими ресурсами в современных условиях. — Уфа : Гыйлем, 2009. — 241 с. ISBN 978-5-75011-060-5
    • История и культура Башкортостана : учебно-методический комплекс для студентов и преподавателей высших учебных заведений. — Стерлитамак : СГПА, 2010. — 119 с. ISBN 978-5-86111-390-8 (автордаш)
    • Человеческий потенциал как предпосылка и результат инновационного развития // Научные труды СГПА им. З. Биишевой / — Том 1: В 3-х сериях. — Серия: «Гуманитарные и социальные науки». — № 1, 2011. − 119 с.
    • Социология управления : учебно-методический комплекс для студентов высших учебных заведений, обучающихся по специальности «06.10.00. — Государственное и муниципальное управление». — Стерлитамак : Стерлитамакская гос. пед. акад. им. Зайнаб Биишевой, 2011. — 86 с. ISBN 978-5-86111-394-6
    • Теоретико-методологические основы исследований Российской модернизации // Труды Института прикладных исследований АН РБ. — Уфа: АН РБ, Гыйлем, 2012. — 126 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Карамышева Нурия Миңлегали кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.