Нурия Рафыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурия Рафыйкова latin yazuında])
Нурия Рафыйкова
Туган 5 апрель 1953(1953-04-05) (71 яшь)
Кандра, Туймазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре икътисадчы
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Рафыйкова Нурия Тимергали кызы (5 апрель 1953 ел) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (2000), профессор (2001), Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафикова Нурия Тимергали кызы 1953 елның 5 апрелендә Башкортстан Республикасының хәзерге Туймазы районы Кандра дигән татар авылында туган. 1975 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тик бишле билгеләренә генә тәмамлый. 1978-1981 елларда Ленинград авыл хуҗалыгы институтында максатлы аспирантурада укый, 1981 елда Ленинград финанс-икътисад институтында «Статистика» һөнәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый[2]. 1978 елга кадәр һәм 1981 елдан алып Башкорт дәүләт аграр университетында эшли: 1995 елдан икътисад кибернетикасы кафедрасы мөдире, 1998 елдан өлкән гыйльми хезмәткщр. заведующий кафедрой экономической кибернетики, 2000 елдан авыл хуҗалыгының икътисад кафедрасы мөдире, 2002-10 елларда — икътисадта мәгълүмат системалары һәм статистикасы кафедрасы мөдире. Профессор Н. К. Рафикова тарафыннан заманча уку әсбаплары эш һәм уку процессына кертелгән. «Статистика нигезләре» уку әсбабы 2007 елда «Икътисад» номинациясендә иң яхшы фәнни китап буларак Россия мәгарифен үстерү фонды үткәргән конкурс лауреаты була. Ул ил вузларында уку процессында актив кулланыла һәм Россиядә һәм чит илләрдә киң фәнни җәмәгатьчелек өчен яңадан нәшер итү өчен тәкъдим ителә[2].

Рафыйкова Н. К. «Себестоимость сельскохозяйственной продукции: факторы и методология анализа» темасына докторлык диссертациясе 2000 елда Санкт-Петербург икътисад һәм финанс университетында яклый[2]. Фәнни эшчәнлеге җитештерү чыгымнарын икътисади-статистик эзләнү методологиясен камилләштерүгә һәм Башкортстан агросәнәгать комплексын үстерү эффектлылыгына, статистикага багышланган. 250-дән артык гыйльми хезмәтләр автор[3] Рафыйкова Нурия Тимергали кызы зур фәнни-оештыру һәм иҗтимагый эш алып бара. Ырынбур дәүләт авыл хуҗалыгы университеты каршындагы докторлык диссертацияләрен яклау буенча төбәк-ара саклану советы әгъзасы, шулай ук РФА Уфа фәнни үзәге төбәк саклану Советының «АПК һәм авыл хуҗалыгы» секциясе әгъзасы[2]. Рафыйкова Н. К. студент елларыннан алып фәнни эш белән шөгыльләнә һәм 1972-1973 елларда студентларның Бөтен Союз конкурсында иң яхшы фәнни эше өчен ССО ССРБ һәм ВЛКСМ УК Дипломы, 1974 елда студентларның Беренче Идел барча зона олимпиадасында беренче урын алганы өчен РСФСР Югары министрлыгының һәм ССРБ беренче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнә[2].

Матаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Дан грамотасы (2006 ел) — уку процессын үстерү һәм камилләштерү буенча күп еллык нәтиҗәле хезмәте, фәнни эзләнү өлкәсендә актив эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү эшенә зур өлеш кертүе өчен.
  • «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» миналы[2] (2008 ел).
  • БР дәүләт статистикасы органнарына актив хезмәттәшлек иткәне өчен БР буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органының Мактау грамотасы[2] (2008 ел).
  • Башкортстан Президенты Указы белән Н. К. Рафыйковага «Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре» мактаулы исеме бирелә[2] (2011 ел).
  • «Фәнни мәктәпкә нигез салучы» мактаулы исеме[2].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Основы статистики (учебное пособие с грифом УМО), Уфа, 1995 г. — 186 с.
  • Статистика (учебное пособие с грифом МСХ РФ), Уфа, Издательство БГАУ, 2005 г. — 276 с.
  • Основы статистики (учебное пособие с грифом МСХ РФ), М.: — Финансы и статистика, 2005 г., переиздано в 2007 г. — 352 с.
  • Статистика финансов (учебное пособие с грифом УМО), Уфа, 2000 г., переиздано в 2011 г. — 156 с.

Монографияләре:

  • Рафикова Н. Т. Себестоимость сельскохозяйственной продукции: факторы и методология анализа.- М.: — Финансы и статистика, 1999 г. — 302 с.
  • Рафикова Н. Т. Методика экономико-статистического анализа влияния специализации, концентрации производства и форм хозяйствования на себестоимость продукции сельского хозяйства, Уфа, 1999 г. — 49 с.
  • Рафикова Н. Т. Статистика производства и реализации зерна: рекомендации. Уфа, Изд-во БГАУ, 2008 г. — 48 с.
  • Рафикова Н. Т. Статистическое исследование эффективности производства и реализации молока в сельскохозяйственных предприятиях, Уфа, Изд. Башкирского ГАУ, 2005 г. — 132 с. (в соавт).
  • Рафикова Н. Т. Статистическое исследование экономической эффективности сельского хозяйства, Уфа, РИЦ БашГУ, 2008 г. — 139 с. (в соавт)
  • Рафикова Н. Т. Статистическое исследование доходов населения и их дифференциации, Уфа, Здравоохранение Башкортостана,2008 г. — 128 с. (в соавт)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рафиҡова Нурия Тимерғәле ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]