Эчтәлеккә күчү

Нурия Чинкина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурия Чинкина latin yazuında])
Нурия Чинкина
Туган телдә исем Нурия Шәйхетдин кызы Чинкина
Туган 5 август 1949(1949-08-05)
СССР, Үзбәк ССР, Хорезм өлкәсе, Хива
Үлгән 4 июнь 2009(2009-06-04) (59 яшь)
РФ, ТР, Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер И. Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университеты
Һөнәре укытучы
Эш бирүче Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты
Гыйльми исем: педагогика фәннәре докторы[d]

Нурия Чинкина, Нурия Шәйхетдин кызы Чинкина (Нурия Шайхутдиновна Чинкина; 1949 елның 5 августы, СССР, Үзбәк ССР, Хорезм өлкәсе, Хива2009 елның 4 июне, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― педагогика һәм мәгариф теориясе өлкәсендә галим, педагогика фәннәре докторы (2000), профессор (2002) [1]. Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының педагогика һәм психология кафедрасы мөдире (2001―2007 елларда), бер үк вакытта 2003 елдан проректор. Халыкара педагогик белем бирү Фәннәр академиясе (МАНПО) академигы.

1949 елның 5 августында Хорезм өлкәсе Хива шәһәрендә туган. Сембер педагогика институтын (1994 елдан университет) тәмамлаган (1971). 1971 елдан Сембер өлкәсе һәм Яр Чаллы гомуми белем бирү мәктәпләрендә җитәкче педагогик вазыйфалар башкарган. 1992 елдан Яр Чаллы педагогика институтында: 2001―2007 елларда педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2003 елдан проректор. 2000 елда «Инновация эшчәнлеге шартларында укытучының иҗади үсешен мотивацияләүне стимуллаштыруның педагогик нигезләре» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган[2].

Фәнни кызыксынулар өлкәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Алты ел дәвамында (2001―2007 еллар) Яр Чаллы педагогика институтында педагогика һәм психология кафедрасы мөдире. Кафедрада инновацион эшчәнлек шартларында укытучыларның иҗади үсешендә факторларны һәм киртәләрне тикшерүгә багышланган фәнни эзләнүләрнең бердәм тематикасы барлыкка килә. Тикшеренүләре инновацион эшчәнлеге шартларында укытучының иҗади үсешен мотивацияләүне системалы-стадиаль стимуллаштыру концепциясен нигезләүгә һәм эшләүгә багышланган. Закончалыкларга, принципларга һәм кагыйдәләргә таянып, дифференциацияләү, индивидуальләштерү һәм шәхси һәм һөнәри сыйфатларны исәпкә алу, юнәлеш һәм эчтәлек нигезендә педагогик системаны проектлау гамәлгә ашырылган. Стимуллаштыруның нәтиҗәлелегенең педагогик фаразы төзелгән, ул мәктәп җитәкчеләре тарафыннан берничә функцияне эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру белән билгеләнә: мотивациянең башлангыч дәрәҗәсен диагностикалау, стимуллаштыру кирәклеге турында карар кабул итү, киртәләрне йомшарту яки бетерү программасын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, программа өстендә эшләү барышында субъект белән объектның үзара хезмәттәшлеген оештыру. Мотивация формалашу дәрәҗәләре критерийлары эшләнгән, аеруча әһәмиятле стимулларны ачыклау методикасы сыналган, аңа түбәндәгеләр керә: анкета тутыру, үз-үзеңне бәяләү, күзәтү, тәҗрибә-эксперименталь эш, башлангыч, арадаш һәм ахыргы нәтиҗәләрне үлчәү[3].

Югары уку йорты язмышы өчен чын-чынлап борчылган җитәкче була. Ул яшь галимнәргә теләсә нинди башлангычларда ярдәм иткән, аларның уңышларына чын күңелдән сөенгән һәм һәркемнең җиңүләре белән горурланган. 2000―2009 елларда аның җитәкчелегендә җиде кандидатлык диссертациясе әзерләнгән һәм якланган (А. М. Әхмәтов, Т. В. Галузо, А. М. Сафина, Д. Р. Шакирҗанова, А. Н. Яковлева, Р. Ә. Гомәров, М. М. Гомәрова). Кафедра Казан дәүләт университетының педагогика кафедрасы белән тыгыз фәнни элемтәләрне ныгыткан. Әйдәп баручы галимнәрне чакырып, төбәк, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләр, РАО Идел буе бүлеге белән «Укытучының белем сыйфатын мониторинглау шартларында үз-үзен иҗади үстерүе» темасына уртак фәнни тикшеренүләр уздырылган, нәтиҗәдә коллектив монография бастырып чыгарылган[3].

« Н. Ш. Чинкинага эшкә гаҗәеп сәләтлелек, үз хезмәтенең нәтиҗәләре һәм сыйфаты белән тирәнтен кызыксыну, белемгә даими омтылу, шул ук вакытта чиста кешелек позициясеннән аңа интеллигентлык, игелеклелек һәм таләпчәнлек, җаваплылык һәм намуслылык, принципиальлек хас булган[4]
Тимур Мәгъсүмов, Наилә Хәкимова
»

150дән артык хезмәт авторы[3].

  • Факторы и барьеры творческого саморазвития учителя. К., 1996.
  • Семинар-практикумы по учебной дисциплине «Основы управления педагогическими системами». К., 1998.
  • Педагогические основы стимулирования мотивации творческого саморазвития учителя в условиях инновационной деятельности. К., 1999.
  • Проектирование педагогической системы стимулирования. Наб.Челны, 2002.

Улы Роэль Әнвәр улы Гомәров, педагогия фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогика университеты физик культура һәм спорт, биология һәм аларны укыту методикасы кафедрасы доценты; килене Марина Миңнегали кызы Гомәрова, педагогия фәннәре кандидаты, З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге педагогика кафедрасы мөдире[5].

  1. Доктора гуманитарных наук. antat.ru
  2. Диссертация на тему «Педагогические основы стимулирования мотивации творческого саморазвития учителя в условиях инновационной деятельности»
  3. 3,0 3,1 3,2 Б. А. Канеев. Чинкина Нурия Шайхутдиновна / Энциклопедия города Набережные Челны. К.: Идел-Пресс, 2007, стр.394―395. ISBN 978-5-85247-177-2
  4. Тимур Магсумов, Наиля Хакимова. Полвека факультету педагогики и психологии Набережночелнинского государственного педагогического университета. Журнал Министерства народного просвещения, 2024, № 10
  5. «Российское образование стоит на пороге значительных изменений». Сайт НПГУ, 21.10.2024
  • Б. А. Канеев. Чинкина Нурия Шайхутдиновна / Энциклопедия города Набережные Челны. К.: Идел-Пресс, 2007, стр.394―395. ISBN 978-5-85247-177-2
Мәкаләләр
  • Магсумов Т.А., Гумерова М.М. Светлая память о Нурие Шайхутдиновне Чинкиной / Сборник статей VI Всероссийской научно-практической конференции. 2020
  • Тимур Магсумов, Наиля Хакимова. Полвека факультету педагогики и психологии Набережночелнинского государственного педагогического университета. Журнал Министерства народного просвещения, 2024, № 10.