Нурсала мәчете (Әлмәт)
Мәчет | |
Нурсала
| |
![]() | |
Ил | Россия |
шәһәр | 423408 Татарстан, Әлмәт, Урсала мкр, Колхоз ур., 120В |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Әлмәт районы мөхтәсибәтенең 8нче мәхәлләсе |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәдә төзелгән мәчет |
Нигезләнгән | 2001 |
Төзелеш еллары | 2001—2008 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
«Нурсала» мәчете (рус. Мечеть Нурсала), шулай ук Сигезенче мәхәллә мәчете – Татарстанның Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында [1] урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте сигезенче мәхәлләсе карамагында. [2]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлмәт районы Урсала авылында (2003 елның 3 сентябреннән Әлмәт шәһәренең микрорайоны)[3] 1995 елда мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оеша (рәисе К. Ф. Гатин). 1996 елның 28 мартында рәсми теркәлү уза.[4] 1996 елда мәчет төзелеше өчен Әлмәт ― Мөслим юлында (Колхоз ур., 120 в) [5], авыл мәктәбенең (Бахорин урамы, 120А)[6] мәктәп яны бакчасында җир кишәрлеге бүлеп бирелә. «Әлмәтнефть» НГДУ проекты буенча мәчет төзелеше 2001 елда башлана. 2004 елдан төзелеп бетмәгән бинада намазлар укыла. 2008 елда мәчет рәсми рәвештә ачыла. Мәхәллә халкы теләге белән мәчеткә «Нурсала» исеме бирелә.[7]
Рус авылы булган Урсалага татарлар Әлмәт шәһәре төзелә башлагач кына күчеп утыра башлаган. Урсала авылында 2002 елда 2345 кеше яшәгән, шуларның 69% ы – руслар, 26% ы – татарлар. [8]
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчет бинасы Т шәкелендә кызыл кирпечтән төзелгән, архитектурасы белән манарасы түбәсендә булган татар мәчетләре төренә туры килә. Мәчет бинасы олы юлга гыйбадәт залы белән почмак ясап урнашкан. Төп керү юлы ишегалды ягыннан (төньяктан). Сигезкырлы манарага гыйбадәт залыннан менәсе. Түбәнге катта көнчыгыш яктан аерым керү юлы булган хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы, уку бүлмәләре, тәһарәтханәләр урнашкан. Төп гыйбадәт залына яктылык ике як тәрәзәләрдән төшә. Җомга намазларына 150дән артык кеше җыела. 2011 елдан башлап мәчеттә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар эшләп килә. [7]
Мәчет аерым иганәчеләр һәм Әлмәт бораулау эшләре идарәсе (җитәкчесе В. Старов) акчасына төзелгән. Төзелешнең спонсорлары – «Татнефть» ААҖ (Ш. Тәхаветдинов), «Ямашнефть» НГДУ (В. Смыков), «Елховнефть» НГДУ (А. Ногайбәков), «Әлмәтнефть» (М. Җәләтов), «Арслан» төзелеш ширкәте (А. Галиев) һ. б. [7]
Имам-хатыйблар: А. Г. Яһүдин (2004-2010 елларда), Т. У. Зарипов (2010-2016 елларда), А. Г. Яһүдин (2016 елдан).[9]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мечеть, Колхозная ул., 120В, микрорайон Урсала, Альметьевск
- ↑ Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате 2022 елның 28 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Об изменении границ Альметьевского района и города Альметьевска Республики Татарстан, Постановление Государственного Совета Республики Татарстан от 03 сентября 2003 года №2222
- ↑ ММРО Приход Мечети "Нурсала" Альметьевск (ИНН 1607003131)
- ↑ Нурсала, мечеть, Альметьевск. 2ГИС
- ↑ МБОУ "Урсалинская ООШ"(үле сылтама)
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Нурсала. Альметьевская энциклопедия(рус.)
- ↑ Урсала (Урсалы). Институт Татарской Энциклопедии
- ↑ Ягудин Али Гумягарович (ИНН 164491049652)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Нурсала. Альметьевская энциклопедия (рус.)
- Село Урсала. Cайт села Урсала Альметьевского района (Ныне микрорайон)(рус.)