Нурсафа Гайнуллина
Биография Гайнуллина Нурсафа Дәүләтша кызы 1925 елның 25нче декабрендә Күгәй авылында туа. Яшьли ятим калып ,үсмер чагы сугыш чорына туры килә. Вакыйгалар Сугыш күпме кешенең гомерен өзгән,балаларны ятим иткән,аналарны тол калдырган. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк... Ирләре, уллары , туганнары яу кырында батырлык күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем дәү әтиемнең әнисе , ягъни карт әбием Гайнуллина Нурсафа Дәүләтша кызы да була. Сугыш башланганда аңа 14 яшьләр була, хатын –кызларны окоп казырга җибәрәләр .Ул көнен төнгә ялгап, җилкәләрендә ир-егетләр генә күтәрә алырлык эшләрне башкара. Марий посадка җибәрәләр, урманнан утын ташыйлар. Анда атлары авырып, күбесе үлә, шуннан кайткач мостапоездга җибәрәләр.Ул тыл хезмәтчәннәре белән бергә сугышта булучыларга төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Урак та уралар,печән дә чапканнар,урман да кискәннәр.Әбием хәзер дә сөйли әле:” Яз көне кәлҗемә ашый идек, аның өчен кырдан алдагы елны калган өшегән бәрәңгене җыеп, коймак кебек ясап, мичтә пешерә идек. Ач булгач шуннан да тәмле нәрсә булмаган. Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде...” Сугыш беткәннән соң фронтовик Мансурга кияүгә чыгып,җиде бала үстерәләр.4 малай һәм өч кыз.Сугыштан соң колхозны алга җибәрәләр,тырышалар. Бүләкләре Сугыш елларындагы хезмәте өчен бик күп дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.Быел аңа җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль тапшырыла. Әбигә 96 яшь, хәзерге көндә кече улы һәм килене янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.