Нур-Солтан (ханбикә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нур-Солтан (ханбикә) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нур-Солтан
Facial Chronicle - b.18, p. 178.jpg
Казанның ханбикәсе
Вазыйфада
1466–1479
Кырымның ханбикәсе
Вазыйфада
1486–1519
Үлгән 1519(1519)
Бакчасарай
Балалар Мөхаммәд-Әмин, Габдел-Латыйф, кызы — Гәүһәршат
Әти Алтын Урда бәкләрибәге Тимер
Казан ханлыгы

Нур-Солтан яки Нурсолтан (1519 үлгән) (نور سلطان) - Казан һәм Кырым ханбикәсе, хаҗи. Алтын Урда ханы Әхмәт хакимлек чорындагы бәкләрибәк Тимер кызы. Әтисе Тимер ногай татарларыннан чыга.

Казан ханы Хәлилнең хатыны, Хәлил үлгәннән соң Казан ханы Ибраһимнең хатыны. Соңрак Кырым ханы Миңлегәрәй хатыны. Казан ханнары Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел-Латыйф һәм Казан ханбикәсе Гәүһәршат әнисе.

Тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фараз буенча Нур-Солтан 1451 елда дөньяга килә.

1466 елда 15 яшьлек Нур-Солтан Казан ханы Хәлилгә кияүгә чыга, бер елдан соң Хәлил көтмәгәндә үлә.

1467 елда Хәлилнең энесе Ибраһим Казан тәхетендә утыра. "Бертуган абыеның хатыннары - синең хатыннары, ә балалары - синең балалары була" дигән борынгы төрки гадәт буенча Нур-Солтан Ибраһимнең хатыны була.

Казан ханы Ибраһимнең хатыны Фатыймә Шаһ-Солтан һәм өч улы булганга карамастан, ике елдан нәкъ Нур-Солтан өлкән хатын була. Нур-Солтан Ибраһимга ике варисын тудыра: киләчәк Казан ханнары - Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел-Латыйф, шулай ук кызы - Казан ханлыгының күренекле эшлеклесе, ханбикә Гәүһәршат.

1479 елда Казан ханы Ибраһим үлә. Казан аксөякләле ике фиркагә бүленә, беренче фирка буенча Казан тәхетендә Ибраһим хан һәм Фатыймә өлкән улы Илһам, ә икенче фирка буенча - Ибраһим хан һәм Нур-Солтан өлкән улы 10 яшьлек Мөхәммәт-Әмин утырырга тиеш дип саныйлар. Нәтиҗәдә Илһам - Казан ханы була дип карар ителә.

1479 елда Ибраһим һәм Фатыймә улы Илһам хан Казан тәхетендә утырганнан соң, Нур-Солтан балалары белән Казаннан китәргә мәҗбүр була. Нур-Солтан өлкән улы Мөхәммәт-Әминне Мәскәү кенәзе Иван III хезмәтенә җибәрә, ә кече улы Габдел-Латыйфны үзендә калдыра.

1469 елдан Мәскәү кенәзе Иван III һәм Нур-Солтан уртак тел табып, бер-берсенә дусларча карый, һәм Иван III Нур-Солтан улына булышырга башлый, хәттә Ливония сугышында Мөхәммәт-Әминне Мәскәү гаскәренең башлыгы итеп билгели һәм Кашира шәһәрен бүләк итә.

Үзе Нур-Солтан кече улы Габдел-Латыйф белән Кырымда яшәгән туганнарга бара. Зирәк, белемле Нур-Солтан Иван III белән хатлар языша, хәйрияче, матур хатын булып Кырымда дан казана. Кырым ханы Миңлегәрәй еш Тимер Маңгытка кунакка бара һәм 1486 елда Нур-Солтанга өйләнеп, өлкән хатын итеп ясый.

1486 елдан Нур-Солтан Кырым ханбикәсе була, Бакчасарайда Ашлама Сараенда һәм Дәүләт Сараенда яши, тышкы сәясәттә актив катнаша, Мәскәү кенәзе һәм Госманлы солтаны Бәязед белән хат языша.

1492 елда Нур-Солтан тәэсирендә Миңлегәрәй өлкән кызы Әйшә Госманлы империясенең варисы Селимгә кияүгә чыга, аның улы - мәшһүр Сөләйман I була.

1494-1495 елларда Нур-Солтан Шәрекъ буйлап зуп сәфәр кыла: абые Хөсәен белән Гарәбстанда, Мисырда, Мәккәдә, Мәдинәдә булып, хаҗ ясый. Хаҗдан кайтып, Иван III гә хаҗ кылган атны бүләк итеп җибәрә. Иван III Нур-Солтан улларына Казан тәхетендә утырырга булышуны вәгъдә бирә.

1510-1511 елда Нур-Солтан үги малае Сәхиб-Гәрәй белән Мәскәүгә һәм Казанга сәфәр ясый, үз уллары белән күрешә. Сәфәр нәтиҗәсендә Кырым, Казан һәм Мәскәү арасында солых килешүе имзалана. Әлеге килешү Кырым белән 1513 елга кадәр, Казан белән 1519 елга кадәр бозылмый.

Нур-Солтан, аның кызы Гәүһәршат һәм Сөембикә - күренекле хатын-кыз сәясәтчеләр, ханбикәләр булып татар тарихында кергән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ольга Иванова. Нурсолтан. Казанский альманах, № 16 (рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]