Астана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Астана latin yazuında])
(Нур-Солтан (шәһәр) битеннән юнәлтелде)
Астана
Карта
Ил Казакъстан
Регион Акмола өлкәсе
Координатлар 51°8'тн, 71°26'кнч
Башлык Алтай Кульгинов[d]
Нигезләнгән 1830
Беренче телгә алу 1832
Элеккеге исемнәр 1961 елга кадәр — Акмолинск,
1992 елга кадәр — Целиноград,
1998 елга кадәр — Акмола,
2019 — 2022 Нур-Солтан
Мәйдан 797,33 км²
Халык саны 1 350 228 [1] кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 7172
Рәсми сайт astana.gov.kz/ru//ru/
Кардәш шәһәрләр Әнкара[2], Мәскәү, Питтсбург, Киев[3][4], Санкт-Петербург[5], Амман, Сараево, Рига, Гданьск[6], Варшау, Тбилиси[7], Hanoy, Сеул, Bangkok, Казан, Манила, Пекин, Маргейт, Бишкәк, Дөбәй, Җакарта, Ушак, Трухильо һәм Вилнүс[8]

Астана (каз. Астана ; 1961 елга кадәр — Акмолинск, 19611992Целиноград, 19921998Акмола, 1998-2019Астана — «башкала»[9], 2019 елдан — 2022 елның 17 сентябренә кадәр —Нур-Солтан[10], 2022 елның 17 сентябреннән ― Астана[11]) — Казакъстан җɵᴍһүриятенең башкаласы (1997 елның 10 декабреннән). Шәһәрнең халык исәбе 1 350 228 кеше тәшкил итә (2022), халык саны буенча Казакъстанның икенче шәһәре (Алматыдан соң). 2017 елның июнендә Астана миллионер-шәһәр статыcына җитә.

Илнең төньягында урнашкан, шәһәр 4 районга бүленгән.

Шәһәрнең мәйданы 722 км² тәшкил итә. Шәһәр даладагы тигезлектә урнашкан. Нур-Солтан шәһәре Ишем елгасы ике ярында тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1830 елда Акмола шәһәре (русча Акмолинск) рус казаклары форпосты буларак нигезләнә. Форпост тирәсендәге торак урынына Бородино бәрелешендә катнашкан пaлкаyник Федор Кузьма улы Шубин нигез сала.

1854-1868 елларда Акмола Себер Кыргызлары Өлкәсендә керә.

1868 елда Акмола өлкәсе нигезләнә.

1961 елда төньяк Казакъстанда чирәмне үзләштерү бөтенсоюз үзәге буларак Целиноград дигән яңа атама бирелә.

1979 елда Төньяк Казакъстанда алман автономиясен булдыруга каршы чыгулар уза, нәтиҗәдә проект тормышка ашмый.

1992 елда шәһәргә беренче тарихи исем Акмола кире кайтарыла, Акмола татарча Ак кабер дип тәрҗемә ителә, чөнки шәһәрдән 20 км ераклыкта урнашкан Тайтүбә үрендә Абылай-ханның тарафдары танылган җирле кыпчак Нияз-би күмелгән. Акмола - Аккабер тәрҗемәсе булганга күрә 1998 елда шәһәргә Астана (тәрҗемәсе башкала) исеме бирелә.

1994 елда РК Югары Шурасы, ә 1997 елда Нурсолтан Назарбаев Алматыдан Астанага башкаланы күчерү турында ахыргы карар кабул итә.

1998 елда Астанага аерым икътисади зона статыcы бирелә, бөтен илдән шәһәрне төзүгә бик күп акча сарыф ителә.

2017 елда Астанада Expo 2017 халыкара күргәзмәсе уздырыла.

2019 елның 20 мартында Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң Казакъстан парламенты, президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Касыйм-Юмарт Тукаев (каз. Қасым-Жомарт Тоқаев) тәкъдимен хуплап, шәһәргә Нур-Солтан исемен бирү турында канунны кабул итә,

2022 елның 17 сентябреннән шәһәргә кире Астана атамасы кайтарыла. Казакъста Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев Конституциягә төзәтмәләр кертү (шул исәптән, башкалага элеккеге Астана исемен кире кайтару, дәүләт башлыгы вәкаләтләре вакытын җиде еллык чор белән чикләү һәм яңадан сайлану хокукы бирелмәү) турындагы законга имза куйган[11].

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Ел Ил
Анкара - Төркия
Стамбул - Төркия
Измир - Төркия
Мәскәү - Россия
Питырбyр - Россия
Казан 2004 Татарстан, РФ
Амман - Үрдүн
Рига - Латвия
Ташкәнт - Үзбәкстан[12]
Гданьск 1996 Πүᴫшə
Варшава 2002 Πүᴫшə
Киев 1998 Украина
Сеул 2004 Көньяк Корея
Дөбәй - БГӘ
Пекин - Кытай
Манила - Филипин
Тбилиси 2005 Гөрҗистан[13]
Бишкәк 2011 Кыргызстан[14]
Ханой - Вьетнам
Ницца 2013 Фpанcа
Оулу 2013 Фиʜләʜдия[15]
Белград 2016 Сербия[16]
Ɵфә 2017 РФ[17]

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакълар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар, башкортлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Об изменении численности населения Республики Казахстан с начала 2018 года до 1 октәбрә 2018 года. Министерство национальной экономики Республики Казахстан. Комитет по статистике. әлеге чыганактан 2018-11-07 архивланды. 2018-11-07 тикшерелгән.
  2. https://web.archive.org/web/20190326232340/https://www.ankara.bel.tr/genel-sekreter-yardimcisi-balamir-gundogdu/dis-liskiler-daire-baskanligi/kardes-kent-liskileri-ve-kultur-gunleri/kardes-kentler-listesi-ve-avrupa-gunu-kutlamasi
  3. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  4. https://kyivcity.gov.ua/kyiv_ta_miska_vlada/pro_kyiv/mista-pobratimi_z_yakimi_kiyevom_pidpisani_dokumenti_pro_poridnennya_druzhbu_spivrobitnitstvo_partnerstvo/
  5. https://kvs.gov.spb.ru/en/agreements/
  6. https://www.gdansk.pl/urzad-miejski/biuro-prezydenta/astana-akmola-kazachstan,a,1628
  7. https://tbilisi.gov.ge/img/original/2018/6/12/tbilisiinfigures.pdf
  8. http://www.ivilnius.lt/pazink/apie-vilniu/miestai-partneriai
  9. Астанә (фар. آستانه) — 1) бусага; 2) сарай ишеге төбе. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 19.
  10. Парламент Казахстана одобрил переименование Астаны в Нурсултан. РИА Новости, 20.03.2019(рус.)
  11. 11,0 11,1 Нур-Солтан шәһәре рәсми рәвештә Астана дип үзгәртелә. Татар-информ, 17.09.2022
  12. Ташкәнт, города-побратимы
  13. Соглашение о партнерстве с Тбилиси 2012 елның 9 апрель көнендә архивланган.
  14. Соглашение об установлении побратимских свәзей между Бишкеком и Астаной 2012 елның 7 ноябрь көнендә архивланган.Калып:Недоступная ссылка
  15. Ystəvyyskaupungit. әлеге чыганактан 2017-07-10 архивланды. 2014-06-30 тикшерелгән.
  16. Столица Сербии стала 45 городом в списке городов-побратимов и партнеров Астаны. 2016-11-16 тикшерелгән.
  17. Ɵфә и Астана стали городами-побратимами - «Хабар» | Последние новости Казахстана, телепроекты. khabar.kz. 2017-03-25 тикшерелгән.