Эчтәлеккә күчү

Нур әл-Иман (мәчет, Стәрлетамак)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нур әл-Иман (мәчет, Стәрлетамак) latin yazuında])


Мәчет
Нур әл-Иман мәчете
Халид бин Вәлид мәчете, Яңа мәчет
Ил Россия
Шәһәр 453124,
Башкортстан,
Стәрлетамак, Тынычлык ур., 15
Координатлары 53°38'0"N, 55°57'0"E
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Төзелеш еллары 2004 ел2007 ел
Төп даталар:
2007 ел - ачылган
Халәте гамәлдә

Нур әл-Иман мәчете, шулай ук Халид бин Вәлид мәчете, шулай ук Яңа мәчет (баш. Нур әл-Иман мәсете, Хәлид бин Вәлид мәсете, Яңы мәсет) ― Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләштерелгән дини оешма Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Стәрлетамактагы «Халид Бин Вәлид исемендәге җирле мөселман дини оешмасы» карамагында[1].

Мәчетнең шиханнар фонындагы күренеше

Өяз шәһәре статусын 1781 елда алган Стәрлетамакта беренче мәчет 1800 елның 4 сентябрендә барлыкка килгән [2]. 1870 елга кадәр Стәрлетамакта таштан салынган бер җәмигъ мәчете гамәлдә булган (хәзерге Ходайбирдин урамы, 46нчы йорт урынында). 1870 елның ноябрендә Иске Татар (хәзерге Латыйпов) урамында таштан икенче җәмигъ мәчете төзелә. ИмамнарыБәләбәй өязе (хәзерге Бүздәк районы) Богады авылыннан Хәйрулла хәзрәт Хәбиров һәм аның уллары[3]. Революциягә кадәр Стәрлетамакта 4 мәхәллә, 4 (берсе таш, өчесе агач) мәчет исәпләнгән [4]. Совет хакимияте елларында мәчетләр ябылган, манаралары сүтелгән, бинада мәктәп, китапханә эшләгән.

Шәһәрнең үзәк мәчете буларак, Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәсе Халид ибн Вәлид исемен алган «Нур әл-Ислам» мәчете 2007 елның июнь аенда ачылган. 2008 елның 29 апрелендә рәсми теркәлгән. Мәчет шәһәрнең тарихи үзәгендә (Иске шәһәрдә), Тынычлык урамы, 15нче йорт адресы буенча урнашкан. Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Үзәк диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин һ. б. катнашкан.

Күп санлы мөселман халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Стәрлетамакта революциягә кадәрге биш мәчеттән Латыйпов урамындагы Иске мәчет кенә сакланып калган. Мәчет үзенең кечкенә үлчәмнәре һәм дини корылмалар өчен заманча таләпләргә туры килмәве сәбәпле, Стәрлетамак мөселманнарының ихтыяҗларын канәгатьләндерми башлый. Әлеге мәчетне эксплуатацияләүдә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә агач бинаның тузганлыгы билгеле бер проблемалар тудыра [5].

Стәрлетамакта яңа мәчет төзү үтенече белән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, 2001 елда Попечительләр советы төзелә, ул яңа Җәмигъ мәчетен проектлау һәм төзү мәсьәләләрен хәл итү өстендә эшли. 2004 елның апрелендә төзелеш эшләре башлана. Ул мәхәллә кешеләре, эшмәкәрләр, шәһәр, республика һәм бөтен Россия предприятиеләренең ирекле иганәләренә төзелгән. Шәһәр халкы 2 млн 330 мең сумнан артык акча керткән, 15 млн сумнан артык ― предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең өлеше. Республикада һәм аннан читтә зур предприятиеләрне җитәкләүче якташлары (Рәфкать Кантюков ― «Таттрансгаз» ҖЧҖ (1998―2019), Риф Сөләйманов ― «Уренгойгазпром» ҖЧҖ, Марат Ишмияров ― «Салаватнефтеоргсинтез» ЯАҖ һәм башкалар) ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, моңа кадәр дә зур ярдәм күрсәткән Кантюков Рәфкать Габделхәй улы, мәчетнең ике манарасын күреп, тагын ике манара төзергә тәкъдим итә һәм моның өчен кирәкле финанс чаралары бүлеп бирә. Мәчет төзелеше барышында Стәрлетамакның барлык эре һәм урта предприятиеләре диярлек, шәхси фирмалар, эшмәкәрләр финанс ярдәме күрсәткән («Сода» ААҖ – Самедов Фархад Астанович, «Каучук» – Абдуллин Әнәс Нәҗип улы, «Каустик» – Дмитриев Юрий Константинович, Нефтехимия заводы – Кутузов Петр Ильич, «Красный пролетарий» – Шәрипов Илгиз Кадыйр улы, «Мехатрон» инжиниринг фирмасы – Шиһабетдинов Мөдәрис Хәсән улы, «Риком плюс» ҖЧҖ – Райманов Ринат Фоат улы, «Рощинский» совхозы – Абдрафиков Әнвәр Равил улы, «Башсантехмонтаж» ААҖ – Шахмаев Җәүдәт Гатият улы һ.б.) [5].

Имам-хатиблар:

  • Эльмир Иншар улы Гомәров
  • 2016 елның 30 июненнән – Ришат Фәрит улы Рәфыйков[6].

Мәчет чагыштырмача күптән түгел төзелүгә карамастан, Ришат хәзрәт анда тынычлык сөюче, кешеләр проблемаларына игътибарлы һәм дөнья турында дөрес күзаллау булдыручы чын Ислам атмосферасын булдырды. Мәчет бик матур, эчендә зиннәтлелек юк — барысы да гади һәм күңелле. Әлбәттә, анда булу өчен, аеруча җомга намазында булу кирәк[7]

Төп мәкалә: Халид ибн Вәлид

«Сәйфуллаһ» (Аллаһының кылычы) исеме алган сәхабә Халид ибн Әл-Вәлид Мәккәдә Кораеш(рус.) кабиләсендә туган, әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәрнең дошманы булган һәм 625 елда узган яуда мөселманнарга зур югалту китергән. Бераздан әл-Вәлид ислам динен кабул итә һәм Мөхәммәднең иң яхшы полководецларының берсенә әверелә. Сәйфуллаһ үз гомерендә зур һәм кечкенә сугышларда бер генә тапкыр да җиңелмәгән. Рим, Византия һәм Фарсы империяләре гаскәрләре белән сугышкан. Халид ибн әл-Вәлид 43 сугышта булган. Ул беркайчан да оборонада утырмаган, ә беренче булып һөҗүм итүне өстен күргән, мобиль, кискен һәм аяусыз полководец булган. Менә шушы кеше хөрмәтенә мәчет исеме аталган[8].

Мәчетне ачу тантанасы. 2007 ел

Җәмигъ мәчетенең гомуми мәйданы 824 квадрат метр булган ике катлы бинасы 700-800 кешегә исәпләнгән. Гыйбадәт кылу, бәйрәмнәр һәм башка дини чаралар үткәрү өчен төп зал беренче катта урнашкан. Ир-атлар өчен төп гыйбадәт залы һәм икенче кат балконында гыйбадәт кылу өчен өстәмә мәйдан бар. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы цоколь катында урнашкан һәм аның аерым керү урыны бар. Бинада уңайлы вестибюль, тамбур, гардероб, кабинетлар, фойе, хезмәт бүлмәләре, сыйныф бүлмәләре, тәһарәт бүлмәләре бар. Икенче катта никах укыла торган аерым бүлмә бар.

Традицион мөселман стилендә төзелгән бина, 4 манарасы (алдагы икесе бина өлеше, арттагы икесе бинага терәп салынган), бер гөмбәзе бар. Беренче катта – үзбәк келәмнәре җәелгән намаз залы. Диварларда Коръән аятьләре эленгән. Мәчеттә Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен ике класслы якшәмбе мәктәбе ачылган. Моның өчен мәчетнең аскы катында ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар укый торган берничә сыйныф бүлмәсе урнашкан. Ураза вакытында кичләрен мәчет янында ризык әзерлиләр һәм мәхәллә кешеләренә бушлай өләшәләр [9].

Традицион яшел мөселман стилендә башкарылган тематик баннерларны мәчетне әйләндереп алган коймаларның бөтен периметры буенча күзәтергә мөмкин[8].