Нур (мәчет, Мөслим)
| Мәчет | |
«Нур» мәчете
| |
| Ил | Россия |
| Авыл | 423970 Татарстан, Мөслим районы, Мөслим, Авзалов ур., 1А |
| Координатлары | 55.3092133 N, 53.1805155 E |
| Дин | Ислам |
| Мәхәллә | Мөслим районы мөхтәсибәте |
| Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
| Бина төре | манарасы түбәдә урнашкан мәчет |
| Төзелеш еллары | ???—2008 еллар |
| Халәте | гамәлдә |
Мөслимнең «Нур» мәчете — Татарстанның Мөслим районы административ үзәге Мөслим авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. 2008 елның 15 июнендә рәсми төстә ачылган. Җирле мөселман дини оешмасы ― Үзәкләштерелгән дини оешма ― Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Мөслим районы мөхтәсибәте Мөслим авылындагы «Нур» мәчете мәхәлләсе карамагында. 2023 елның 25 сентябренә Мөслимдә 4 (бишенчесе төзелә), районда 37 мәчет эшли[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мөслим (Базарлы Вәрәш) авылы 1748 елдан бирле билгеле[2]. XX гасыр башында анда мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәннәре, 6 ярма җыю, 3 алачык, ашлык киптерү җайланмасы эшләве мәгълүм.
1848 елда авылда мәчет, 1905 елда ике мәчет һәм мәдрәсә булган. 1870 елдан Мөслимдә мәктәп эшләгән [3].
Хәзерге Мөслим районы авылларында Октябрь инкыйлабына кадәр 65 мәчет булган[4].
Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Нур» мәчете 2008 елның 15 июнендә рәсми төстә ачылган.
Мөслим авылындагы «Нур» мәчете мәхәлләсе 2017 елның 24 октябрендә рәсми теркәлү үткән [5].
2008 елдан 2017 елга кадәр биредә Мөслим районы мөселманнары мөхтәсибәте эшләгән[4].
Мөслим районы хакимияте башлыгы (2001―2013 елларда) Ришат Рәшит улы Хәбипов кайгыртучанлыгында төзелгән[4].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бина ике катлы. Мөслимнән Чаллыга китә торган юлга якын, юлчылар өчен дә уңайлы. Магазины да бар.
Мәчеттә сыйныфлар оештырылган, балалар һәм өлкән буын өчен дини дәресләр алып барыла. Җәмигь мәчете төзелгәнче барлык ифтарлар «Нур» мәчетендә үткәрелгән[6].
Имамнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2008―2017 елларда ― Фирзал улы Мөнир хәзрәт Борһанов[7] (1979 елгы, Мөслимдә туган, Чаллы шәһәренең «Йолдыз» мәдрәсәсендә (1997―2000), АДПИның филология факультетында (2010―2015), Казанда Россия Ислам университетының икътисад факультетында (2015―2018) белем алган), районның имам-мөхтәсибе (2002―2017 елларда), хәзер Мөслим Җәмигъ мәчетенең музей-кабинет («Вакыт комы» мәгърифәт үзәге) җитәкчесе.
- 2009―2013 елларда ― Ринар улы Ринас хәзрәт Нәбиев[8] (1987 елгы, Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсен бетергән), 2013 елдан Мөслим мәчете имам-хатыйбы.
- 2018―2023 елларда имам-хатыйб ― Җәлил улы Муса (Ленар) хәзрәт Шамилов (1983 елгы, Мәдинә шәһәрендәге Ислам университетында дини белем алган, ТР МДН шәһадәтнамәсе).
- Равил улы Наил Моратов (1972 елгы), ислам хокуrлары буенча юрист.
- Марат улы Булат Фәрдиев (1988 елгы, Әлмәт шәһәре Ислам институтын тәмамлаган, ТР МДН шәһадәтнамәсе), мөгаллим, азанчы.
- 2023 елдан имам-хатыйб ― Альберт улы Салават хәзрәт Мортазин (2003 елгы, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә, ТР МДН шәһадәтнамәсе)[9][4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ В Муслюмовском мухтасибате открылась новая мечеть. islam-today.ru
- ↑ История района. muslumovo.tatarstan.ru
- ↑ Муслюмово (Варяш, Мослим) Ирехтинская волость Мензелинского уезда Уфимской губернии. pomnirod.ru
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары (автор-төзүче Габдулла улы Миңнулла хаҗи Абдуллин). К.: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2025. ― Б.99-100.
- ↑ Җирле мөселман дини оешмасы Мөслим авылындагы «Нур» мәчете мәхәлләсе. vypiska-nalog.com
- ↑ Мөслим районының «Нур» мәчете. Мөслим-информ
- ↑ Мунир Бурһанов Вконтакте
- ↑ Ринас Набиев ВКонтакте
- ↑ Муртазин Салават Альбертович. list-org.com
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары (автор-төзүче Габдулла улы Миңнулла хаҗи Абдуллин). К.: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2025, 208 б. ISBN 978-5-905160-38-7
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мечеть «Нур» села Муслюмово Муслюмовского района. rutube видео
