Нырты авылы (Кукмара районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нырты авылы (Кукмара районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

1. Нырты авылының тарихы .[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кукмара муниципаль районының координантлары: 56°10′57″ с. ш. 50°54′23″ в. д. (G)56°10′57″ с. ш. 50°54′23″ в. д. (G)Районга 1650 нче елда нигез салынган. Элеккеге исеме – Рус Кукмарасы, Таиш заводы.Халык саны -16828 кеше (2014).Совхоз үзенең исемен күрше Нырты авылыннан алган. Ә “завод” сүзе соңрак барлыкка килгән. 1743 нче елда явыз Иван тарафыннан “чукындырылган” татар Асафулла Иноземцев ( ул чорларда мөселман татарларына заводлар булдыру рөхсәт ителмәгән) Кукмара авылында бакыр заводы ача. XYIII йөзнең икенче яртысында, хәзерге Татарстан җирендә шундый ук 10 завод исәпләнгән. Аларда елына 9,5 тонна продукция җитештерелгән. Нырты авылыннан алынган бакыр заводы да шулар исәбенә керә. Архив документларга таянып, заводны төзетү Казан сәүдәгәрләре Колерев һәм Ляпин идеясе дияргә мөмкин. Бу 1749 нчы елда булган дип уйларга мөмкин. 1975 нче елда завод аукционда гвардия прапорщигы Осакин тарафыннан сатылып алына. 1749 нчы елда Ныртыда барлыгы 16 хуҗалык исәпләнгән. Завод эшли башлауга, халык саны бик тиз арта башлый. Бигрәк тә хәзерге Лаеш районыннан күчеп килүчеләр хисабына. Ныртыда 751 ир – ат, 816 хатын – кыз яши, ә заводның үзендә 30 мастер, 178 ялланган эшче исәпләнгән. Нырты заводында эретелгән бакыр яхшы сыйфатлы булган һәм аны акча кою өчен әби патша юлы буйлап йөк атлары белән Екатеринбургка озатканнар. Авыл аша Себер тракты узуы юл мәсьәләсендә проблемалар тудырмый. Арча юлы буендагы бакыр кою заводлары 1776 нчы елда – 2105 пот, 1779 нчы елда – 2889 пот бакыр җитештергәннәр. Ә 1827 нче елда Нырты заводы үзе генә 90070 пот бакыр эретә. Завод Урал металл предприятияләре буйсынуында була. Ныртыдагы завод үзенең яшәү дәверендә берничә буын хуҗалыгын алмаштыра. 1818 нче елда Г.И.Осакин ( икенче буын) аны А.Ю.Коровинга саткан. Коровин үлгәннән соң, завод Кирилл Иван улы Яхонтовка күчә ( опекун). Ә соңрак ул Самара җирле банкы карамагына күчә. Архив мәгълүматлары буенча, 1874 нче елда бакыр заводының һәм Нырты авылындагы берничә хуҗалыкның януы билгеле. Шуннан соң авыл таркала башлый. Бакыр заводы авыл үсешендә үзенчәлекле эз калдырган. XIX гасыр ахырында Завод – Нырты земский мәктәбе, шифаханәсе, почтасы, он тегермәне, кибетләре, кустарь – кирпеч заводы, зур гына базары булган авылга әверелгән. Заводның контора бинасында укучылар өчен яңа мәктәп төзелгәнгә кадәр белем алганнар.

2. Тыришкин Петр Иван улы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нырты совхозы, өлкән кешеләрнең сөйләве буенча, 1931 нче елның сентябрь аенда төзелә. Совхоз һәрьяклап урман белән чолганып алынган, уртада кечкенә генә елга аккан. Бу урында элек алпавыт Тыришкин Петр Андрей улының утары булган. Тыришкин Петр Андрей улы – җир хуҗасы. Бу утарда ат заводы эшләгән. Нәселле атларны Россиянең төрле төбәкләренә сатканнар. Ат заводының хуҗасы да Тыришкин үзе булган. Белгечлеге буенча Петр Андрей улы – маллар табибы, яки ветврач.

3. Совхоз һәм җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совхозның исеме дәүләт стандартларына туры килеп бетми, шуңа күрә аны “Завод Нырты” дип түгел, ә “Нырты дип атыйлар. Бу 1930 нчы елда була. Совхозның исеме терәлеп торган торак пунктыннан алынган.

“Нырты” совхозы нәселле дуңгызлар үрчетүче терлек асрау хуҗалыгына әйләнә. 1931 нче елда икенче совхоз да төзелә, аны ул вакытларда популяр булган “Первомайский” дип атыйлар. 1932 нче елда бу ике совхоз кушылып, яңа совхоз барлыкка килә. Шул ук елда дуңгыз үрчетү буенча ике ферма ачыла. Беренче елларда совхозда бернинди дә төзелешләр булмый. 1936 нчы елда гына контора өчен яңа бина төзелә. Шул еллар дәверендә контора Тыришкин бинасында урнашкан була. Шул ук елны ферма өчен өч яңа корпус төзелә.

Совхозның беренче директоры – Бобров. Ә аннан соң эшләгән совхоз директорлары түбәндәгечә:

Совхоз директорлары Эшләгән еллары
Плеев Рамазан 1930-1.09.1931
Дегтярев 1.09.1931-1932
Гурьянов 1932-1935
Хамидуллин 1935-1936
Каримов Кадыйр 1936-04.1936
Мостафин Вәли 04.1936-08.1936
Лень 08.1936-1938
Мөхәммәдиев М.А. 1938-1939
Урманов А.А. 1939-1942
Әхмәдҗанов 1942-1943
Хафизов М.Х. 1943-1944
Ибраһимов Г.К. 1944-1958
Зубков В.Н. 07.1958-07.1961
Хәлиуллин С.Н. 07.1961-17.01.1978
Зыятдинов Р.Г. 03.1978-5.12.1984
Исмагилов Г. 5.12.1984-27.12.1985
Хәсәншин Г.Ш. 27.12.1985-1.01.1987
Шакиров Ш.К. 01.1987-06.1993
Тимергалиев Р.Н. 06.1993-04.1997
Заһидуллин Г.Р. 04.1997-09.1998
Андреев Н.В. 09.1998-2000
Шайдуллин Ш.Ш. 2000-10.12.2003
Гәрәев З.Г. 10.12.2003-2007
ООО “Вамин” 2006-2007
4. Совхоз карамагындагы мөлкәт.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 нче елның 17 нче март аенда кабул ителгән Хөкүмәт карары нигезендә, Нырты совхозына артта сөйрәлүче “Кызыл таң”, “Ярыш”, “Үзәк”, “Красные всходы” , “Красная заря” совхозларын кушалар. Совхозлар кушылганнан соң, җирнең мәйданы тәшкил итә башлый, совхоз карамагына  19 авыл һәм торак пунктлар кертелә. Бер баштан икенче башка барып җитү өчен 46 чакрым юл үтәргә туры килә. Совхоз карамагына түбәндәгеләр керә

№ п/п Совхоз карамагындагы мөлкәт Мәйданы
1. Чәчү җирләре 18544
2. Печән чабу җирләре 42465
3. Бакчалар 429
4. Урманнар 1115
5. Көтү урыннары 2288
5.  Туган як музее.[2] 

1995 нче елның гыйнвар аенда Туган як музее ачылган. Музейның ачылу тантанасы Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышлап үткәрелгән. Музей ике тәрәзәле, уртача зурлыктагы бүлмәгә урнашкан. Беренчеләрдән булып музейның хәзерлек эшләрен Заһидуллин  алып барган: идәннәр җәйдергән, ишек – тәрәзәләр куйдырган. Ул бу эшләрне чын һөнәрчеләрдән эшләтә. Музейның күргәзмәсе безнең якның бик борынгы заманнардан алып XX гасыр ахырларынача тарихы белән таныштыра.

6. Нырты Бөек Ватан сугышы елларында.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтка Нырты совхозыннан гына да 36 ат, 19 фургон, барлык автомашиналар җибәрелә. 1943 нче елда, фашистлардан азат ителгән Орел өлкәсенә 18 трактор җибәрелә. Сугыш чорындагы тырышлык һәм фидакарьлекләре өчен Нырты совхозының комсомол оешмасы ВЛКСМ ның Үзәк комитеты тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

 “Кызыл эзтабарлар” штабы Бөек Ватан һәм гражданнар сугышында катнашканнар турында һәрвакыт материаллар эзли, аларны мәңгеләштерү максатыннан чыгып, зур эш алып бара. Нырты совхозыннан сугышка китеп, әйләнеп кайтмаучыларның мәңгелек истәлеге булып, һәйкәл тора. Түбәндәге исемлектә аяусыз көрәштә катнашучыларның исем, фамилияләре бирелә:

  • Әгъләметдинов Гәбделхай
  • Бакыев Альберт
  • Бакыева София
  • Бакыев Малик
  • Гомәров Таһир
  • Гәрәев Салих
  • Гәбделшин Әхмәтша
  • Гаяков Габдулла
  • Зарипов Нурулла
  • Зарипов Рәхимулла
  • Закиров Тадҗиһан
  • Зайцев Иван
  • Гурьянов М.
  • Заһриев Фәхрислам
  • Кәримов З                  
  • Карабанов Василий
  • Кашапов Мирзагаян
  • Карабанов Леонид
  • Линцов Александр
  • Мавлин Захар
  • Матвеев Александр
  • Матвеев Иван
  •  Мортазин Һади
  • Мозафаров Әсхәр
  • Насыйхов Фәрит
  • Раков Виктор
  • Садрыев Гыйльметдин
  • Сергеев Степан
  • Тугрев Георгий
  • Фатхуллин Хөсәен
  • Фәхретдинов Лотфырахман
  • Фатыйхов Мансур
  • Билалов Әхми
  • Белоусов Григорий
  • Бинков Мәхмүт
  • Бинков Мәгсүм
  • Шарипов Гыйният
  • Шореев Константин
  • Шафыйков Хәким
  • Халиков Талип
  • Ибраһимов Мөзәһит
  • Хаҗиев Гыйният
  • Хәсәнов Әюп
  •  Шаһивәлиев Әхмәтвәли

 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]