Нәби Зарипов
Нәби Зарипов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Нәби Зарип улы Зарипов |
Туган | 5 февраль 1917 хәзерге Подлуб, Караидел районы, Башкортстан. |
Үлгән | 2003 Казан |
Милләт | татар |
Һөнәре | язучы |
Нәби Зарип улы Зарипов - татар язучысы һәм шагыйре.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нәби Зарипов 1917 елның 5 февралендә хәзерге Башкортстанның Караидел районы Подлуб авылында туа. Урюш урта мәктәбен тәмамлап Казан педагогика институтына укырга керә.
Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1940 елда әрмегә алына. Нәби Зарипов бөтен сугышны рота, батальон командиры буларак үтә. Ике тапкыр яралана, бер тапкыр контузия кичерә.
Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сугыштан соң һава десанты батальоны командиры булып хезмәт итә. Подполковник хәрби дәрәҗәсендә отставкага китә.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче китабы «Бикбатыр Җанбатыр хәйләләре» 1940 елда чыга. «Йолдыз-маяк» дигән шигырьләр җыентыгын 1965 елда чыгара. 1980 елда «Огненные тропы» фронт язуларын бастыра.
1986 елда «Шелковый купол» хикәяләрен һәм «Матур чак-батыр чак» поэма-шигырьләр җыентыгын бастыра.