Нәгыймә Балтачиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәгыймә Балтачиева latin yazuında])
Нәгыймә Балтачиева
Найма Балтачеева
Н.Балтачиева.jpg
Туган телдә исем Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева
Туган 23 февраль 1913(1913-02-23)
Петроград, Россия империясе
Үлгән 18 гыйнвар 1984(1984-01-18) (70 яшь)
Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР


ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре балет артисты, мөгаллим
Балалар улы Мурат (1940—1987)
Бүләк һәм премияләре БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1955)
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965)
РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967)

Нәгыймә Балтачиева (Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева, рус. Найма Валеевна Балтачеева) — балет артисты, педагог. РСФСР (1967), ТАССР (1965), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елның 23 февралендә (8 мартында) Петроградта туган.

Ленинград хореография укуханәсенә укырга килгән татар-башкорт яшьләренә (шул исәптән Рудольф Нуриевка) Н. В. Балтачиева, аның ире А. Л. Кумысников, энесе Таһир Балтачиев һәрвакыт ярдәм итәләр.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балеттагы дебюты — Ленинград хореография укуханәсендә диплом спектакле — «Катерина» балетында (Адан-Рубинштейн, балетмейстер Л. Лавровский) төп партия (беренче башкаручы) (1935).[3]

Партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киров театрында (Ленинград)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Йокыга талган гүзәл» балетында — Флер де Фарин
  • «Йокыга талган гүзәл» — Сапфирлар феясы
  • «Йокыга талган гүзәл» – Алтын феясы
  • «Йокыга талган гүзәл» – Көмеш феясы
  • «Йокыга талган гүзәл» – Җитезлек феясы
  • «Дон Кихот» – чәчәк сатучы кыз
  • «Корсар» – па-де-труа
  • «Бөкре ат» (рус. Конек-Горбунок) — фреска
  • «Аккош күле» (балетмейстер Агриппина Ваганова) – па-де-труа
  • «Аккош күле» – зур аккош
Татар опера һәм балет театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Тер-Степанова, Н. Янанис, Я. Кукс; М. Попова, Р. Симеон (Румыния); М. Дмитриева, Е. Кристова (Болгария), В. Х. Галимова, Ф. М. Нәфыйкова, Э. А. Сөләйманова, Э. М. Тимергазина[4]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елда Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шүрәле» балетында (Л. Якобсон куелышында) Сөембикә партиясен – Нәгыймә Балтачиева, Гали-батыр партиясен аның ире – А. Л. Кумысников биергә әзерләнә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, спектакль куелмый кала[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тридцатилетие творческой деятельности.— Театр. Ленинград, 1965, № 25;
  • Педагог-хореограф Н. В. Балтачеева.— Театр. Ленинград, 1967, № 31;
  • Прохорова В. Страницы календаря: Н. В. Балтачеева.— Советский балет. 1985, № 4.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  • Балет: энциклопедия. / Баш ред. Ю. Н. Григорович.- М.: Советская энциклопедия, 1981.

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]