Нәзирә Шәрәфетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәзирә Шәрәфетдинова latin yazuında])
Нәзирә Шәрәфетдинова
Туган 2 июнь 1949(1949-06-02) (74 яшь)
Октябрьски, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, гигиенист, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Нәзирә Шәрәфетдинова (рус. Шарафутдинова Назира Хамзиновна; — 2 июнь 1949 ел) — галим, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1998), профессор (2000). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2014), атказанган табибы (2002) һәм сәламәтлек саклау отличнигы (2006), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәзирә Хәмзә кызы Шәрәфетдинова — 1949 елның 2 июнендә Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә туган[1].

1977 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый, 1982 елда — аспирантурада укый. 1983 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында Сәламәтлек саклау һәм социаль гигиенаны оештыру кафедрасы ассистенты, 1993 елдан — өлкән укытучы, 1995 елдан — доцент. 1998 елның гыйнварыннан медицина фәннәре докторы. 2000 елдан «сәламәтлек саклау оештыру һәм җәмгыять саулыгы» кафедрасы мөдире вазифасына сайлана. 2007 елдан — җәмгыять саулыгы һәм сәламәтлек саклау оештыру сестринские менеджмент курс эшләре белән кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта 2000—2003 елларда Башкорт дәүләт медицина университетының дипломнан соң белем бирү институтында директор урынбасары вазифасын башкара[2].

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнең фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре Башкортстан Республикасында халык саулыгы хәләтен өйрәнүгә, дәвалау-искәртү учреждениеләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә багышланган. Нәзирә Хәмзә кызы җитәкчелегендә 1 докторлык һәм 28 кандидат диссертациясе якланган. Җөмһүрият, Россия күләмендә уздырылган симпозиумнарда һәм конференцияләрдә актив катнаша[2].

600-гә якын фәнни хезмәт авторы.

    • Медико-демографические показатели здоровья сельского населения в Республике Башкортостан. Өфө, 2010 (автордаш);
    • Болезни системы кровообращения как причина формирования сверхсмертности городского населения. Өфө, 2013 (автордаш);
    • Репродуктивное здоровье городских женщин: рождаемость, аборты, гинекологическая заболеваемость на примере г. Уфы. Өфө, 2013 (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2014);
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2002);
  • Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы (2006);
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004);
  • «Россия галимнәре» интернет-энциклопедиясе катнашучысы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]