Нәзифә Кәримова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәзифә Кәримова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нәзифә Кәримова
Н.Х.Кәримова.png
Тугач бирелгән исеме: Нәзифә Харис кызы Кашапова
Туу датасы: 22 май 1947(1947-05-22) (72 яшь)
Туу урыны: Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, Мамадыш районы, Арташ
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Юнәлеш: шигърият, публицистика, тәрҗемә
Жанр: шигырь, мәкалә
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Җәнлекләр кайта» (1986)
Премияләр: Шәйхи Маннур премиясе (1993)

Нәзифә Кәримова, Нәзифә Харис кызы Кәримова (Кашапова) (1947 елның 22 мае, ТАССР, Мамадыш районы, Арташ) — язучы һәм журналист. 1993 елдан Азатлык Радиосына Мәскәү татарлары тормышыннан хәбәрләр җибәреп тора[1]. 1998 елдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Мәскәүдәге хәбәрчесе. 1993 елдан Мәскәү «Татар зыялылары клубы»н (рәсми исеме — «Клуб интеллектуал») оештыручы [2]. 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2000).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азатлык Радиосы хәбәрчесе Н. Кәримова Мөхәммәт Миначевтан интервью ала

1947 елның 22 маенда Татарстан АССР Мамадыш районы Арташ авылында туган. Урта Кирмән мәктәбен тәмамлагач, Алабуга шәһәрендә Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсендә (2013 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) белем ала. «Мәдәни-агарту эше белгече» дипломы белән Минзәлә районы Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә, соңрак әлеге мәдәният йортының директоры булып эшли. 1969 елдан Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаханәсендә (рус. ВТМЭИ, Мәскәү) укый. БДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1978).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә хикәясе Казанда русча «Запах мяты» (1976) җыентыгында дөнья күрә. Балалар әдәбияты өлкәсендә эшли. Хикәяләре, әкиятләре тупланган «Җәнлекләр кайта» китабы 1986 елда басыла. «Өермә» күмәк җыентыгына (1992) «Карурманнан чыккан юлчылар» повесте кертелгән. 2003 елда Мәскәүдә («Карурманнан чыккан юлчылар»), 2004 елда КазандаСагынасыңмы, дип сорыйлар») үз җыентыклары басылып чыга. 2017 елда «Йолдыз ява» (К.: Татмедиа. ISBN 978-5-85247-910-5) китабы дөнья күрә. Драматургия өлкәсендә дә каләмен сынап карый: Чаллы татар театрында «Үп мине, Зәйтүнә!» пьесасы куела. Н. Кәримова тәрҗемәсендә төрек язучысы Азиз Несинның «Эт койрыгы» (1991) хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Нәзифә Кәримова шигырьләренә җырлар язылган : «Бер күрешү үзе бер гомер», «Без татарлар», «Без уяндык», «Соңлады язлар», «Алтыны»м һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — язучы, тәрҗемәче Илгиз Мостафа улы Кәримов. Балалары: кызы Айгөл, улы Нияз.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]