Нәй (музыка коралы)
| Нәй | |
|---|---|
| Материал төре | A. donax[d][1] |
| Һорнбостель-Закс классификациясе | 421.111.1 |
Нәй ( гарәп. ناي; әрм. նայ; төр. һәм әзери. ney от перс. نی; "камыш»)[2] Кавказ, Көнбатыш, Үзәк Азия халыкларында һәм татарларда таралу тапкан озынча ачык флейта.
Беренче тапкыр борынгы фарсыларда, аннан төрле тарихи чорларга фарсы музыкаль мәдәнияте йогынтысы астына эләккән башка халыкларга тарала. Иранда үзенең тәүге кыяфәтен һәм төзелешен саклап калган халык коралы.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нәй үзенең тарихын безнең эрага чаклы ук башлаган борынгы музыка коралларының берсе дип санала. Нәйнең төрләре Якын һәм Урта Көнчыгыш халыклары арасында киң таралган булган. Әзербайжанда нәйнең берничә төре булган[2].
XIV-XV гасырларда яшәгән фарсы галиме һәм музыка белгече Әбделкадыйр Мәрәгый үзенең «Мәгасид әл-алхан» (мелодия максатлары) хезмәтендә ул вакытта булган нинең ике төре турында хәбәр итә: «ак нәй» һәм «кара нәй»[2].
Төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]"Ак нәй" төрле зурлыктагы камыштан ясалган. Алгы ягында 5 авыз, ә арткы ягында бер тишек булган.
Озынлыгы 550-600 мм, диаметры 20 мм.
Диапазон беренче октаваның "до"сыннан икенче октаваның "сол"енә чаклы тавышларны үз эченә ала.
Хроматик тавыш тәртибе стволның өске очына кабызу сөземтәсендә барлыкка килә, бу очракта уң һәм сул кул бармаклары белән тишекләр йә ачыла, йә ябыла (тулысынча яки өлешчә). "Ак нәй"дә уйнаганда башкаручы, корал башына кигән нечкә бакыр көпшә аша, аны алгы өске һәм аскы тешләре арасында тотып, һава өрә; тел һәм иреннәр ярдәмендә коралдан тавыш чыгара.
Анда мугам, җырлау һәм башка музыкаль әсәрләр әйтү мөмкинлеге бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.britannica.com/plant/giant-reed
- 1 2 3 Меджнун Керимов. Атлас традиционной азербайджанской музыки. Бабалан. әлеге чыганактан 2008-11-16 архивланды. 2009-06-11 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Най // Большая российская энциклопедия. Том 21. — М., 2012. — С. 700.
- Най (1) // Музыкальные инструменты. Энциклопедия. — М.: Дека-ВС, 2008. — С. 398—401. — 786 с.
- Най // Музыкальная энциклопедия. Том 3. — М.: Советская энциклопедия, 1976. — Стб. Ҡалып:-..
- Най // Музыкальный энциклопедический словарь. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — С. 369—370. — 672 с.
