Нәкыйп Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәкыйп Сафин latin yazuında])
Нәкыйп Сафин
Туган 15 март 1921(1921-03-15)
Татарстан, РСФСР
Үлгән 22 май 1987(1987-05-22) (66 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Ватандашлыгы  СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Нәкыйп Сафи улы Сафин (1921 елның 15 марты, Мирҗәм, Арча районы, Татарстан1987 елның 22 мае, Казан, Татарстан) — Совет армиясе майоры, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы (1943).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәкыйп Сафин 1921 елның 15 мартында Мирҗәм авылында (хәзер — Татарстанның Арча районы) туа. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң башта колхозда, аннан тимер юлда эшли. 1940 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башыннан ук аның фронтларында[1].

1943 елның сентябренә сержант Нәкыйп Сафин Дала фронтының 19 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонының бүлекчәсе белән җитәкчелек итә. Днепр өчен көрәш вакытында аерылып тора. 1943 елның 28 сентябрендә Украин ССРның Полтава өлкәсе Кобеляк районы Солошино авылы тирәсендә Сафин Днепрның көнбатыш ярындагы плацдармга күп санлы совет сугышчыларын һәм командирларын күчереп, 19 рейс ясый, аннары паромда танкларны һәм артиллерияне күчерә[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1943 елның 20 декабрендәге указы белән «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен» сержант Нәкыйп Сафин Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек була.

1945 елда Сафин хәрби-инженерлык училищесын тәмамлый. 1946 елда лейтенант исеме белән ул запаска китә, соңрак аңа майор исеме бирелә. Туган якларында яшәгән һәм эшләгән. 1987 елның 22 маенда вафат була, Казанның Татар зиратында җирләнә[1].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда, Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән, Яшел Үзән районында совхозда директор булып эшләгән һәм Совхоз урамында яшәгән Сафин Нәкыйп Сафа улы истәлегенә Совхоз урамы атамасы Сафин урамы дип үзгәртелә[2].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]