Нәкый Әхмәтшин
| Нәкый Әхмәтшин | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин |
| Туган | 20 гыйнвар 1928 СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Сарсаз-Тралы |
| Үлгән | 27 декабрь 2017 (89 яшь) РФ, ТР, Түбән Кама |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Минзәлә педагогика көллияте һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
| Һөнәре | укытучы, роно мөдире |
| Эш бирүче | Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы) һәм Түбән Кама педагогика көллияте |
| Җефет | Мария Ивановна, укытучы[1] |
| Бүләк һәм премияләре | |
Нәкый Әхмәтшин, Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин (Наки Шайхутдинович Ахметшин; 1928 елның 20 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Сарсаз-Тралы ― 2017 елның 27 декабре, РФ, ТР, Түбән Кама) ― укытучы, җәмәгать эшлеклесе. 1963―1966 елларда Яр Чаллы, 1966―1986 елларда Түбән Кама шәһәр халык мәгарифе бүлекләре җитәкчесе. РСФСРның атказанган укытучысы һәм халык мәгарифе отличнигы[2]. Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины. 2024 елда Түбән Кама педагогика көллиятенә исеме бирелгән.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1928 елның 20 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Сарсаз-Тралы авылында (1963 елда юкка чыкккан авыл[3]) туган. 1934 елда 6 яшендә укырга кергән. 1941 елда Иске Мәлкән җидеелык мәктәбен тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда хисапчы, авыл советы секретаре булып эшләгән[2].
1944―1947 елларда Минзәлә педагогия училищесында (1995 елдан көллият) укыган. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1951)[2].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елда Байлар Сабасы урта мәктәбенә география укытучысы итеп җибәрелгән. 1952 елда ВЛКСМның Саба райкомы беренче секретаре итеп сайланган. 1955 елда КПССның Саба район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән[2].
1956 елда укытучылык эшенә кире кайткан: август аеннан Яр Чаллының Вахитов исемендәге 2нче урта мәктәбенә директор итеп билгеләнгән[1]. 1963 елда Яр Чаллы шәһәр халык мәгарифе бүлеген җитәкли башлаган[2].
1965 елда Түбән Кама районы оештырылгач, бирегә халык мәгарифе бүлеге башлыгы итеп күчерелгән. 1966 елдан шәһәр халык мәгарифе бүлеген җитәкли башлаган. 1967―1974 елларда 1нче урта мәктәп белән җитәкчелек иткән, аннары янәдән 1974―1986 елларда шәһәр халык мәгарифе бүлеге башлыгы[2].
Түбән Кама халык мәгарифе бүлеге башлыгы булып эшләгән чорда районда һәм шәһәрдә 21 мәктәп, яшь техниклар станциясе, Балалар мәдәният сарае, 2 мәктәпара укыту-производство комбинаты ачылган. Мәктәптә проблемалы укытуның[d] теоретик һәм гамәли методларын эшләгән, укыту процессын оештыру нигезләрен булдырган, заманча дәреснең яңа системасын тудырган. 1982 елда РСФСР Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән Түбән Камада «Педагогик коллектив һәм аның тәрбияви функцияләре» исемле илкүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелгән. Конференция Түбән Камада мәгариф үсешенең торышын югары бәяләгән[2].
1986 елда пенсиягә чыккан. Түбән Кама педагогия училищесы каршындагы база мәктәбен (6нчы санлы мәктәп) җитәкләгән. Иҗтимагый эштә актив катнашкан, шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. 1991―2009 елларда Түбән Кама педагогика көллиятендә оештырылган Мәгариф музее (рус. Музей образования) директоры[4].
2017 елның 27 декабрендә вафат булган[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены,
- РСФСРның халык мәгарифе отличнигы,
- РСФСРның атказанган укытучысы,
- В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале,
- Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины[1]
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2024 ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән[5], 1981 елда нигез салынган «Түбән Кама педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенә исеме бирелгән[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 .Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин / Тарих. minem-gimnaziyam, 81нче бит
- 1 2 3 4 5 6 7 8 Әхмәтшин Нәкый Шәйхетдин улы. 2020 елның 5 декабрь көнендә архивланган tat.e-nkama.ru
- ↑ Сарсаз-Тралы. Исчезнувшие НП-2016.pdf, стр. 225(рус.)
- ↑ Музей образования. ГАПОУ «Нижнекамский педагогический колледж»(рус.)
- ↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан «О присвоении государственному автономному профессиональному образовательному учреждению «Нижнекамский педагогический колледж» имени Н.Ш.Ахметшина»
- ↑ Түбән Кама педагогика көллиятенә Нәкый Әхмәтшин исеме бирелде. Татар-информ, 5.12.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әхмәтшин Нәкый Шәйхетдин улы. 2020 елның 5 декабрь көнендә архивланган tat.e-nkama.ru
- 20 гыйнвар көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Минзәлә районында туганнар
- 27 декабрь көнне вафатлар
- 2017 елда вафатлар
- Түбән Камада вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Укытучылар
- Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:Түбән Кама
- Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашлары
- РСФСР атказанган мәктәп укытучылары
- РСФСР халык мәгарифе отличниклары