Эчтәлеккә күчү

Нәмикъ Кәмал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәмикъ Кәмал latin yazuında])
Нәмикъ Кәмал

Тугач бирелгән исеме: Мәһмәд Нәмикъ Кәмал
Туу датасы: 21 декабрь 1840(1840-12-21)
Туу урыны: Госман империясе, Текирдаг
Үлем датасы: 2 декабрь 1888(1888-12-02) (47 яшь)
Үлем урыны: Греция, Хиос[d]
Ватандашлык: Төркия байрагы Госман империясе
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, драматург, журналист
Иҗат итү теле: госманлы төрекчәсе

Нәмикъ Кәмал, Мәһмәд Нәмикъ Кәмал (госм. төр. نامق كمال, төр. Mehmed Nâmık Kemal; 1840 елның 21 декабре, Госман империясе, Текирдаг1888 елның 2 декабре, Греция, Хиос) ― төрек язучысы, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе.
1906 елның 22 декабрь кичендә Казанда «Шимбәчеләр» түгәрәге драматургның «Кызганыч бала» әсәрен (Галиәсгар Камал тәрҗемәсендә) уйнаган, әлеге вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка кергән. «Ватан яки Силистрә» драмасын 1918 елда тамашачыларга Сәйяр труппасы уйнап күрсәткән. «Акиф бәй» пьесасы 1917 елда Әстерханда татар үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелгән[1].

1840 елның 21 декабрендә Госман империясенең Көнчыгыш Фракия[d] төбәге Текфурдагы (Текирдаг) шәһәрендә туган. Әнисе ― албан чыгышлы Фатыйма Зөһрә ханым (1848 елда вафат), әтисе төрки чыгышлы Мостафа Асим Бәй. Мәһмәднең балачагы әнисе ягыннан бабасы Абдулатип паша (1859 елда вафат) янында узган. Үзлегеннән гарәп, фарсы телләрен өйрәнгән. Бабасы һәм әтисенең хезмәтенә бәйле, ел ярым Карста, 1854 елдан ― Истанбулда, 1855 елдан ― Софиядә яшәгән. Софиядә 18 яшендә Нәсимә ханымга өйләнгән, бу никахтан ике кызы һәм Али Әкрәм[d] (1867-1937) исемле улы туган.

1857 елдан Истанбулда тәрҗемәчеләр палатасында стажер булып, 1859 елдан таможняда хезмәт итә башлаган. 1863 елдан башлап ул дүрт ел тәрҗемә палатасында эшләгән.

1865 елда «Яңа госманлылар»[d] яшерен җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булган. Әлеге җәмгыятьнең максаты ― яңа Конституцияне эшләү һәм идарә итүнең парламент системасын булдыруны тәэмин итү[2][3]. Нәмикъ Кәмал үз газетасында бу карашларга туры китереп һәм хөкүмәткә каршы рәхимсез мәкаләләр бастырган. Аның «Көнчыгыш мәсьәләсе» турындагы мәкаләсе 1867 елда газетаның ябылуына һәм аның Эрзурум губернаторы урынбасары итеп билгеләнүенә китергән. Нәмикъ Кәмал Эрзурумга китәсе урында Парижга, шунда яшәүче һәм үзен «Яңа госманлылар» җәмгыяте башлыгы итеп игълан иткән Мисыр принцы Мостафа Фазыл паша[d] янына качкан[4]. 1870 елда туган иленә кайткан. Сәясәттән ерак тору, башка язмау шарты белән хакимият тарафыннан кичерелгән. Бөек вәзир Мәхмүт Нәдим пашаны[d] тәнкыйтьләгән мәкаләләре аркасында Нәмикъ Кәмал Истанбулдан Гэлиболуга сөргенгә җибәрелгән. 1872 елда Истанбулга кайткан. 1873 елда аның «Ватан яки Силистрә» драмасы театрда уйналгач, Фамагустага (Кипр) сөргенгә җибәрелгән. 38 айга сузылган сөргенлек вакытында, начар шартларда яшәп, авырса да, күп әсәрләрен, шул исәптән, «Кызганыч бала» (Zavallı Çocuk) әсәрен иҗат итә алган.

Истанбулга әйләнеп кайткач, солтан (1876―1909) Габделхәмит II аны Яңа Конституция булдыру комиссиясенә керткән. Солтанга каршы бәет язгач һәм аны парламентта укыгач, суд каршына баскан, җәмәгать тәртибен бозуда гаепле дип табылган һәм 6 айга төрмәгә ябылуга хөкем ителгән, әмма соңыннан акланган. Крит утравында урнашырга мәҗбүр булган, аннан Лесбос утравына күчерелгән, 1879 елдан 5 ел Митилинида, 1887 елдан Родос утравында яшәгән.

1888 елның 2 декабрендә 47 яшендә вафат булган. Гэлиболуда җирләнгән.

Беренче шигырьләрен Софиядә чакта язган Нәмикъ Кәмал Истанбулга килгәч, шагыйрьләр арасында таныла башлаган. Истанбулда ул диван әдәбияты традицияләренә ияргән шагыйрьләр белән танышкан, гарәп һәм фарсы әдәбиятын өйрәнергә омтылган. Шагыйрь Галип бәй җитәкчелегендә оештырылган Encümen-i Şuara исемле шагыйрьләр бергәлегенә кушылган.

Тәрҗемә палатасында эшләгәндә Көнбатышны белүчеләр белән очрашу мөмкинлеге булган, һәм ул карашын Көнбатыш мәдәниятенә һәм әдәбиятына юнәлткән. Әдәбиятта көнбатышлаштыруның беренче адымнарын ясаган, төрек драматургиясенә һәм яңа төрек әдәбиятына нигез салган Ибраһим Шинаси[d] (1826―1971) белән очрашу аның тормышын үзгәрткән. Аның сәнгатькә һәм тормышка карашы үзгәргән, кызыксынуы прозага күчкән, шулай ук мәзәкләр язган. Тарих һәм хокук өлкәсендә камилләшергә омтылган. Тәрҗемә палатасы клеркыннан француз теле дәресләре алган. Беренче тапкыр Шинасида күргән хокук, милләт, Ватан, хөррият кебек сүзләрне популярлаштырган. Төрекләрдә милли тиңдәшлекне булдыруда әйдәп баручы фигураларның берсе булган[5].

Драмалар
  • Vatan yahut Silistre (1873)
  • Gülnihâl (1875)
  • Âkif Bey
  • Zavallı Çocuk (1873)
  • Kara Belâ
  • Celâleddin Harzemşah
Романнар
  • İntibah (1876)
  • Cezmi (1880)
Тарихи әсәрләр
  • Bârika-i Zafer
  • Devr-i İstîlâ
  • Evrâk-ı Perîşan Serisi (1872)
  • Silistre Muhâsarası (1873)
  • Kanije Muhâsarası (1874)
  • Osmanlı Tarihi Medhali (1888)
  1. Тәүфикъ Әйди. Оҗмах утравы. К.: «Аваз», 1999. ― Б.276.ISBN 5-93019-001-1
  2. Stanford J. Shaw; Ezel Kural Shaw (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. 2. Cambridge University Press. pp. 70–71. ISBN[ru] 978-0-521-29166-8. https://books.google.com/books?id=AIET_7ji7YAC&pg=PA520.
  3. Rifaʻat Ali Abou-El-Haj (2005). Formation of the Modern State: The Ottoman Empire, Sixteenth to Eighteenth Centuries. Syracuse University Press. p. 79. ISBN[ru] 978-0-8156-3085-2. https://books.google.com/books?id=cJrVqanlTIUC.
  4. Patrick Balfour, 3rd Baron Kinross (1 August 1979). Ottoman Centuries. HarperCollins. p. 506. ISBN[ru] 978-0-688-08093-8. https://books.google.com/books?id=BhLOtjYtiPoC.
  5. Stanford J. Shaw; Ezel Kural Shaw (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. 2. Cambridge University Press. pp. 260–261. ISBN[ru] 978-0-521-29166-8. https://books.google.com/books?id=AIET_7ji7YAC&pg=PA520.